Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Блоглар

Кишерле торт

Кишерле торт

Кишерле торт пешереп карагыз әле. 

Кирәк булачак:
Камыр өчен:
Кишер - 2шт
Көнбагыш мае - ярты стакан
Күкәй -  2 шт
Он - 1 стакан
Шикәр комы - 1 стакан
Көпшәкләндергеч - 1 чәй калагы
Корица - 1 чәй калагы
Тоз - аз гына
Әстерхан чикләве - 10 шт тирәсе
Крем өчен:
Каймак (сметана) - 1 пачка (20-25% әйбәт)
Эш барышы:
Күкәйне шикәр белән миксер ярдәмендә болгатам. Аннан тоз, он, көпшәклендергеч, корицаны кушып, кашык белән бутыйм. Чикләвекне вак турап, табада кыздырам. Кишерне угычның зур тишегеннән чыгарам һәм чикләвек белән кишерне камырга кушып, болгатам. Соңыннан гына көнбагыш маен кушып, әйбәтләп калак белән бутыйм. 180 градуста 40-45 минутка газ миченә тыгып җибәрәм. 
Корж пешкән арада крем ясыйм. Каймакны сеткага салып, өстенә пресс куям. 30 минут өчендә аның азрак суы чыгарга тиеш. Аннары шушы массага шикәр порошогын кушып, миксер белән болгатам. Крем әзер. 
Коржны 3кә бүләм һәм крем сылап тортны җыям. Теләгәнчә бизим һәм торт әзер. 3-4 сәгатькә суыткычка куям. Чәйләрегез тәмле булсын!

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев