Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

16+
2024 - Гаилә елы
Блоглар

"Kinder"ны өйдә пешерәбез

"Kinder"ны өйдә пешерәбез

"Kinder"ның "Молочный ломтигын" ашаганыгыз бардыр инде. Аны өйдә дә пешереп була.

Бисквит өчен:
Йомырка - 4 шт
Шикәр комы - 70 гр
Бал - 1 чәй калагы
Су - 1 зур калак
Көпшәкләндергеч - ярты чәй калагы
Ваниль шикәре - ярты чәй калагы
Какао порошогы - 25 гр
Он - 70 гр.

Суфле өчен:
Каймак (сливки) - 350 мл
Куертылган сөт - 180 гр
Желатин - 10 гр
Су - 50 мл
Ваниль шикәре - 1 чәй калагы

Эш барышы:
1. Йомырканың агын сарыга аерабыз.
2. Күкәйнең сарысына шикәрнең яртысын (35гр), бал, су, ванилин кушабыз һәм миксер белән 5-6 минут болгатабыз.
3. Башка савытта күкәйнең агы, шикәрне (35 гр) миксер белән болгатабыз.
4. Аерым савытта он белән какаоны кушабыз һәм берничә тапкыр илибез.
5. Барлык массаларны кушып бутыйбыз.
6. 175 градуста 35 минут пешерәбез.
7. Суынгач, 3кә бүләбез.
8. Желатинга су салып 10-30 минутка алып куябыз (вакыт желатинның үзеннән тора, гадәттә, тышлыгында язылган була).
9. Каймакны миксер белән әйбәтләп болгатабыз.
10. Каймакка куертылган сөт һәм ванилин кушабыз, болгатабыз.
11. Желатинны газ өстендә җылытабыз һәм каймаклы массага кушып, болгатабыз.
12. Каймаклы массаны чамалап икегә бүләбез.
13. Бер корж, бер суфле салып тортны җыябыз.
14. Өстенә пленка куеп (тортыбыз өченә кислород кереп, буш урыннар барлыкка килеп чыкмасын өчен эшләнә) суыткычка суфле катыр өчен 1-2 сәгатькә куябыз (тәмлерәк булсын өчен 5-6 сәгать торса әйбәтрәк).
15. Ломтик әзер! Чәйләрегез тәмле булсын!

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев