Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Блоглар

Халкым

Халкым

***

Дөньяда күп халыклар бар

Рус, инглиз, кытай, япон...

Һәркайсының үзенчәлек:

Ул – тел, йола, дин һәм моң.

Халыкларның берсе – татар,

Ул минем газиз халкым;

Көченә һәркем шаккатар,

Горур бит минем халкым.

Үзенчәлекләр халыкның

Бербөтенлеген саклый,

Алар бетсә, киләчәген

Тарих себереп ташлый.

Халкыбыз көчле булса да,

Кунакчыл, оялчан ул,

Интернет көче зур булгач,

Тел белән моң кими шул.

Менә иң гади мисалда:

Тик-ток, Вконтакте, уен...

Интернет сазына баткан

Бар миллилеген җуяр.

Яшь буын шушында чумып,

Татарлыгын оныта,

Аннары оныклар сорый:

-Әбика, есть ты в ВК?

Хәзер инде олылар да

Телефонда “утыра”,

Тәрбияви методларда

Милли сүзе онтыла.

Шулай булса да, татарча

Сөйләшер кеше булыр,

Милләтне дә олыларча

Хөрмәтләр кеше туар.

Татарлар – тәвәккәл халык:

Авыр шартлар булса да,

Яшәрләр “сабаклар” алып,

Киләчәк дулкынында.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев