Җиңел һәм тәмле кекслар пешерү рецепты
Әйдәгез кекс пешерәбез!
Безгә кирәк булачак:
Күкәй - 3 шт
Шикәр комы - 150 грамм
Лимон согы - 60 грамм
Көнбагыш мае - 70 грамм
Он - 180 грамм
Крахмал - 50 грамм
Разрыхлитель - 1 чәй калагы
Сода - 1/4 чәй калагы
1 лимон цедрасы.
Аз гына тоз һәм ваниль.
Иң беренче эш итеп күкәйгә тоз салып, миксер белән бутыйбыз. Тоз күбрәк күтәрелсен өчен салына. Аннан соң шикәр, лимон цедрасы, ванильне салабыз һәм бутыйбыз. Әгәр дә кекслар сарырак булуын теләсәгез, куркума салырга мөмкин. Лимон согын һәм майны да кушабыз. Әгәр дә крахмал саласыгыз килмәсә, он белән алмаштырырга мөмкин. Тик крахмал белән җиңелрәк була. Икенче савытта он, крахмал (кукурузныкы булса әйбәтрәк), разрыхлитель һәм соданы бергә илибез. Өлешләп безнең күкәй массасына салып бутыйбыз. Озак бутарга кирәкми. Чөнки, артык бутасак, ул безнең төшәчәк.
Камыр әзер, формаларга салабыз. Ул зур яисә кечкенә булырга мөмкин, силиконнан яисә кәгазьдән. Минем кәгазьдән һәм ул миңа бик ошый.
Форманың яртысын тутырабыз һәм 170°-180°та газ миченә тыгабыз. Кечкенәләр булса 20-25 минутта пешә, ә инде зур булса, озаграк вакыт кирәк. Кекслар пешкән арада крем ясыйк. Моның өчен бары тик сгущенка һәм творожный сыр кирәк була. Чамасы юк, чөнки, төрле кеше төрлечә ярата. Эченә берәр кайнатма яисә шоколад та тутырырга мөмкин. Кексларны духовкадан алабыз һәм бизибез. Җиңел һәм шул ук вакытта тәмле кексларыбыз әзер!
Нет комментариев