Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Блоглар

Иң кирәге (хикәянең дәвамы)

Иң кирәге (хикәянең дәвамы)

Язиләләр гаиләсенең авылда йорт һәм башка мәшакәтьләре күп булды.

Аларның өйләре искереп килә. Авылда эш бетә барганга аның ире инде күптән авылдан чыгып китеп эшли. Өстәвенә авылларындагы мәктәпне дә яптылар. Балаларына күрше авылга барып укырга гына кала иде. Язилә белән ире бик озаклап киңәштеләр һәм авылдан шәһәргә китәргә дигән карарга килделәр.

Көннең иртәнге мәле. Язиләнең малае Айрат тәмләп-тәмләп төш күреп ята. Ул бер зур гына дәүләт президенты, аның машинасы да дәүләттәге иң шәп машина... Бервакыт аңа бер кеше килә һәм торбадан чыккан тавыш белән “Торасынмы” ди. Президент Айрат берни дә аңламый. Ни өчен аңа - президентка шулай дип эндәшәләр соң? Аңа бу сүзне күп тапкыр әйттеләр, ниһаять, ул кеше китте. Айрат та төшеннән уянып китте. Аңа “Торасыңмы” дигән сүзләрне әнисе әйкән булган икән, ә ул төштә әллә нәрсәләр күреп яткан. Айрат күзләрен ачты һәм торып утырды.

Бу болытлы көзге көн иде. Сеңлесе Әминә дә күзләрен ачкан һәм абыйсына карап ята иде. Икенче бүлмәдә киемнәрне урнаштырган, табак-савытларны бер кырыйга тыккан тавышлар ишетелә. Айрат бер күз кырые белән генә ярыктан икенче бүлмәгә карый... “Бүген нинди көн икән?” дип уйлый ул.

Карый-карый, ул әти-әнисенең бөтен нәрсәләрне чемоданнарга һәм тартмаларга куйганнарын күрә. Айрат бик аптырап карап тора башлады. Ул берни дә аңламады, ләкин әти-әнисеннән дә сорамады. Әминә абыйсына карап елмая, ләкин Айрат көлмәгәч, аңа сәер тоела башлый, тик Әминә дә нәрсә булганын аңламый.

Нәк шул вакытта аларга күршеләре Илзирә балаларын ияртеп килеп керә. Булат кергәнче, әнисе белән сөйләшкән иде:

- Әни, ә алар нишлиләр ул хәзер?

- Ә алар... Ә алар китәләр улым.

- Кайда китәләр, күрше авылгамы? Хәзер мин кем белән уйнармын соң?

- Юк... Аннары әйтермен, - диде әнисе һәм алар Айратларга керделәр, исәнләштеләр. Илзирә Язилә белән сөйләшә һәм булыша башлады, ә балаларына Айрат һәм Әминә белән уйнарга кушты. Айратның баядан

бирле аптыраган йөзе, күрше балалары кергәч тә җанланмады. Булат белән Алия уйнау турында түгел, ә Айрат һәм Әминәнең кайдадыр күченеп китүе турында сөйләшә башладылар.

- Менә хәзер сез киткәч, без кем белән уйнарбыз?

- Сез кая китәсез, кабат кайтасызмы?

- Күрше авылга бабайларыгызга китәсезме?

Һәрхәлдә сораулар күп иде. Ләкин җавапларны табарлык хәлдә түгел иде шул Айрат. Ул үзләренең китүе турындагы хәбәрне ишетте һәм ни эшләргә икәнен һәм нәрсә җавап бирергә икәнен аңламый иде. Башка вакытта бу дүрт бала уйныйлар яки уенчыклар өчен талаша яки сугышалар иде. Бүген алар барысы да уйчанга әйләнделәр. Ә менә бу минутта, алар иң кирәкле әйбер - бергә булу икәнен аңладылар.

Метки хикәя

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев