Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Блоглар

Иң кирәге

Һәр кешенең үзе өчен иң кирәкле әйберсе була.

Кем өчендер ул – белем, кемгәдер – кием, кемгәдер – мәхәббәт, ашамлык, өй, гаилә кору, машина, бай булу һәм тагын бик күп нәрсәләр булырга мөмкин.

Ә бу “кирәклек” һәр яшьтә үзенчәлекле, ул кызларда бер төрле, ә малайларда икенче төрле. Мәсәлән, кечкенә малайлар машина яки трансформер, роботлар сорый, ә кызлар матур курчаклар сорый.

Бераз үскәчрәк балалар мондый әйберләр белән кызыксынмый башлый, ә инде хәзерге модага килсәк: кием, телефон, компьютер һәм башка шундый әйберләрне алуларын әти-әниләреннән ялынып-ялварып сорыйлар.

Безнең хикәя менә шул темага кагылачак.

...Җылы җәйге көн. Илзирә балалары белән кибеткә кергән. Кибеткә аларның күршеләре – Язилә һәм аның балалары да килгән булган икән! Илзирәнең кызы Алия бик тә Язилә кызы Әминәнең күлмәген ошаткан, аңа игътибар белән карап, бармагын төртеп, әнисенә “Әнии”, – дип әйткән. Әнисе моны күргән дә, “Шул күлмәкне аласың киләмени, кызым?” – дигән. Кызы башын селкегән.

Ә бу вакытта, әлеге әниләрнең малайлары Булат белән Айрат машиналары турында кызып-кызып сөйләшкәннәр:

- Минем машина шәп! – дип башлады Булат.

- Минеке шәбрәк! – дип кыза башлады Айрат.

- Минекен бабай ясаган.

- Ә без акчага алдык!

- Үзегезнекенәме?

- Әйе!

- Алай булса, без зуррак һәм төслерәкне алыр идек!

- Минеке төссезмени?! Минекенең бит ишеге ачыла! Һәм багажнигы да!

- Минеке чын металл, ә синеке пластик!

- Шулаймыни?! Алайса, минеке матуррак һәм төсле, ә синеке әллә нәрсә шунда!!!

- Булды, җитте!- диде Язилә, ике малайны аерды да балаларын алып, кайтып та китте.

Илзирә дә, кибеттә кирәкле әйберләрен алып, шул исәптән кызына күлмәкне дә алып, балалары белән өенә кайтып киткән. Тик кайткач, Булат елаган:

- Әни, Айдарның матур машинасы бар, миңа да шундыйны алыйк инде...

- Ярар, улым, иртәгә алырбыз.

Икенче көнне кибеткә бардылар, анда күршеләрен бу юлы очратмадылар. Илзирә улына машина алды һәм кайтып киттеләр. Өй кырыенда, алар туплы уйнаучы Айрат белән Әминәне күрделәр, һәм аннан соң, Илзирәнең балалары әнисеннән рөхсәт сорап, күрше балалары белән туплы уйнарга чыгып киттеләр.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев