Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Блоглар

Әгәр дә!

Әгәр дә Шүрәлене эзләп тапсам...

Әгәр дә! 

Әгәр дә Шүрәлене эзләп тапсам, 
Ул һаман урманында үкреп ятса, - 
Тормас идем һич куркып та аптырап – 
Төзер идем мин аның белән контракт. 

Килешер идек без Шүрәле белән, 
Коткарыр идем аны бер шарт белән: 
Ул урманда кетекләүләрен ташлый, 
Минем белән шәһәрдә яши башлый! 

“Шүрәле-шоу” күрәсегез киләме? 
Рәхим итегез, тик керү түләүле!.. 
Еракларга китәр иде безнең дан, 
Булса шундый мульти-супер компаньон!..


 



Вакыт качышлы уйный 
Ачуланды бугай Вакыт дус миңа – 
Уртак телне һич табып булмый гына. 
Ахры, мине ул юри кызык итә: 
Мин ашыкканда, ул гел узып китә. 

Планшетны алуыма кулыма, 
Вакыт шундук юнәлә үз юлына. 
Беләм инде, юри кача ул миннән, 
Аннары ашыктырып тарта җиңнән. 

Мине эш яратмый дип уйлыйдыр ул, 
Үзен гаепле диеп белмидер ул. 
Әлбәттә, эшкә өлгерми дә калам, 
Вакыт качып киткәч, мин нишли алам? 

 

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    Шәп шигырьләр!