Эремчек шарлары
Динә һәм Әмир Биккининнар белән эремчек шарлары пешерәбез.
400 гр эремчек,
2 йомырка,
1 бал кашыгы сода,
ярты бал кашыгы тоз,
2 аш кашыгы шикәр комы,
200 гр он салабыз да әйбәтләп болгатабыз. Матур шарлар ясыйбыз. Кызган майга салып пешерәбез. Тәмле булсын!
Нет комментариев