Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Блоглар

Елның соңгы ае

Исәнмесез “Көмеш Кыңгырау” редакциясе. Сезгә тагын бер “күчтәнәч” җибәреп карыйм. Үземдә туган хисләремне сүзләргә салдым.

Яңа ел кичәсе

Бик тиздән җитәсе.

Аңа әзерлекне

Кирәк көчәйтәсе.

 

Концерт номерларын

Әле кабатлыйсы:

Курай уйнауларын,

Баян сузуларын,

Тавыш боруларын,

Скетч күрсәтүләрен,

Уен коруларын,

Шигырь куплетларын,

Класс бизәүләрен.

Әле бар укыйсы.

Контрольный эшлисе...

 

Унысына кадәр

Бик үк кар булмады.

Сыннар ясалмады -

Кар көрисе дә юк...

 

Тик унысы җитте.

Бураннары китте,

Тотынды яварга.

Кирәк сын ясарга!

 

Кар сыннар ясалгач,

Класслар бизәлгәч,

Контрольный эшләнгәч,

Киттек без Казанга

Театр карарга.

Президент кулыннан

Бүләкләр алырга.

 

Бик озак тоелган

Елның соңгы ае.

Шулай бик тиз генә

Үтте сизми генә.

Төрле төсләр белән!

Төрле хисләр белән!

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев