Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Блоглар

Дуслар

Тыпырдык белән дуслары аны ачуланып та, үгетләп тә карадылар, тик тыңлата гына алмадылар...

Тиктормас яңгыр тамчысы Тыпырдыкның күзеннән бер нәрсә яшеренеп кала алмый. Әнә хәзер дә иптәшләре белән Болыт аланында куышлы уйнап йөргән арада Җирдәге Моңсу чәчкәне күреп алды ул.

– Ни булган аңа, нигә күңелсез ул матур чәчәк? – дип сорады Тыпырдык башка тамчылардан.

– Уйнарга комачаулама әле, – диеште иптәшләре. – Беләсең килсә, төш тә мен.

Тыпырдык шулай итте дә. Йомшак болыт-батуттан чәчәкле болынга сикерде. Чәчәкләр барысы да башларын аска иеп утыралар иде.

– Кем тиде сезгә? Үзегез шундый матур, үзегез нигәдер күңелсез, – диде ул аптырап, ерактан ук күреп алган чәчкәгә.

– Сусадык, – дип көчкә ишетелерлек тавыш белән пышылдады Моңсу чәчәк. – Әлсерәдек.

Шунда гына тамчы малае күптән бу болынга килмәүләрен искә төшерде. Кояш апакайларының ялга туктаган җәйләве иде бу.

– Син бер дә борчылма, мин хәзер! – диде Тыпырдык. – Без хәзер!

Ул шулай диде дә иптәшләре янына күккә менеп китте. Әле һаман уйнап йөргән тамчыларга хәлне аңлатты. Уен белән мавыгып, Җирдәгеләрне онытып җибәргән тамчылар Болыт коесыннан су алырга тотындылар. 

Җил малае тамчыларның эшкә керешүен күреп алды да аларга комачауларга тырышты. Моңсу чәчәк белән беркемнең дә дус булуын теләми иде ул. «Ул бары тик минем белән уйнарга тиеш, шат елмаеп миңа гына карарга тиеш», – дип уйлады Җил малае һәм бар куәтенә болытларны башка якка куа башлады.

Тыпырдык белән дуслары аны ачуланып та, үгетләп тә карадылар, тик тыңлата гына алмадылар. Үзенең көченә масайган Җил малае исә,  тәкәбберләнеп, Моңсу чәчәк янына кайтты. Чәчкәнең исә шаян җилкәй белән уйнау түгел, күтәрелеп тә карарлык хәле юк иде. Ул көннән-көн сула барды.

Дустының авыр хәлен күргән Җил малае түзмәде, үзе куып җибәргән болытны эзләп китте. Шифалы яңгыр белән коенган Моңсу чәчәкнең йөзендә елмаю күргәч кенә үзенең хатасын аңлады ул.  

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев