Дистант дәрес
Бер көнлек дистант-дәрес ул тигездер бер атнага!
Иртә белән бик соң тордым,
Сәгатьтә – сигез икән.
Расписание карадым:
Беренче дәрес тиздән.
Ашыктым ботка ашарга,
Тиз генә мин чәй эчтем.
Тешне выж-быж чистарттым да –
Ноут ачарга киттем...
Берзаман айфон шалтырый:
«Синең Зум ачыламы?
Минеке никтер ачылмый»
– Минем дә ачылмады!...
Ничектер без Зумнан кердек,
Нигәдер ишетелми.
«Ишетеләме?» – диештек,
Юк, никтер ишетелми!
Шулай үтте минут утыз,
Беренче дәрес бетте.
«Ярар» – диде укытучыбыз, –
«Менә сезгә өй эше».
Икенче дәрес башланды –
Без тагын Зумнан кердек.
«Бүген сезгә тест» диюгә,
Без коелышып иңдек.
Беренче өч соравына
Җаваплар биргән идем,
Шулвакыт китте SMS:
«Кая, ничек эшләдең?»
Тестка җавап биргән саен,
Күбрәк SMS яуды:
«Плиз, плиз! Күрсәт әле!
Болар гына бит калды.”
Эшли-эшли, яза-яза,
Ерып чыктым мин моны,
Тик SMS дулкыннары
Көч җыеп кына барды.
«Эй! Алло! Плиз, алтынчысын! –
«Юк, эшем бар. Үзең тап» –
«Ну Фәрхул, ну плиз, бик зинһар!» –
«Тапсаң бит инетта бар!»
Пешә-пешә, тирли-тирли,
SMSка бүленеп,
Сизмәгәнмем бу дәреснең
Ахырына җиткәнен.
Тестның җаваплары китте
Ватсап аша апага.
Бер көнлек дистант-дәрес ул
Тигездер бер атнага!
Әмир Фәрхуллин, Мамадыш районы, Урта Кирмән мәктәбе, 8нче сыйныф.
Нет комментариев