Чияле кабартма
Чияле кабартма пешерәбезме? Аны икенче төрле чия бәлеше дип тә әйтәләр.
Эх, җиләкле җәйләр... Чия дә өлгерде, әйдәгез, әбиемнең рецепты буенча чияле кабартма пешерик.
Безгә кирәк булачак:
Он – 300 грамм тирәсе
Сыер мае – 20 грамм
Шикәр комы – 40 грамм
Чүпрә – 7 грамм
Сөт – 150 мл
Көнбагыш мае – 30мл
Тоз – 1/3 чәй калагы
Манный ярмасы – 30 грамм
Һәм, әлбәттә, чия.
Сөтне җылытабыз һәм чүпрә белән шикәрнең яртысын (20 грамм) салып җылы урынга 15-20 минутка куябыз. Шул вакытта он илибез. Ничә тапкыр иләсәң, шуның хәтле күбрәк кабарачак. Зур савытта он, апара, тоз, көнбагыш маен әйбәтләп бутап, камыр басабыз. Әзер камырның өстен каплап, җылы урынга алып куябыз. Якынча, 1-1,5 сәгатькә. 2,5-3 тапкыр күбәергә тиеш. Ул кабарган арада эчлегебезне әзерлибез. Чияне әйбәтләп юабыз һәм төшләрен алабыз. (Миннән лайфхак, әгәр дә чия чистарта торган комбайныгыз булмаса, иң уңайлысы – булавка белән чистарту) Чистарткан чияне калган шикәр белән бутыйбыз. Камыр кабаргач, аны икегә бүлеп җәймә җәябез. Беренчесен табага куябыз һәм эчлегебезне салабыз, ә өстенә ярманы сибәбез. Икенчесе белән ябып, кабартманың кырыйларын бөгәбез. Теләсәгез, бизәсәгез дә була. Тик камырда берничә тишек ясарга онытмагыз. 180°та газ миченә тыгабыз. Алгач өстенә сыер маен сөртәбез. Чияле кабартма янына чияле компот бик тәмле була, яисә морс, чәй. Бусы инде үзегездән тора. Тәмле булсын!
Нет комментариев