Бик тәмле сырник рецепты
Блоглар

Бик тәмле сырник рецепты

Бик тәмле сырник пешердем. Рецепты бик җиңел, нибары кирәк:

Эремчек - 150 гр
Күкәй - 1 шт
Тоз азрак
Он - 3-4 зур калак
Шикәр комы - 1 зур калак
Барсын да бергә бутыйбыз, онда әвәләп алабыз һәм кызган табада азрак көнбагыш маен салып кыздырабыз. Сырниклар әзер! Шушыңардан 10 сырник чыга. Миңа бал белән ашарга ошады.

Нет комментариев