Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Блоглар

Бик тәмле самса рецепты

Бик тәмле самса рецепты

Самса өчен кирәк була:

Сап-салкын су - 1 бокал
Он - 500 гр тирәсе
Сыер мае - 80 гр
Фарш - 700 гр тирәсе
Суган - 8-9 баш
Тәмлеткечләр (зира, борыч, тоз).
Иң беренче эш итеп камыр ясыйбыз.

Суга аз-аз гына он салып камырны басабыз. Аннан соң 4-6 мм калынлыкта җәябез. Сыер маен эретәбез һәм җәймәбездә бер урын да калдырмыйча сылыйбыз. Тыгыз иттереп төреп суыткычка 1 сәгатькә куябыз.

Ул озын була, шуны бик тарткаламыйча гына суыткычтан алабыз (болай ул күбрәк аерылачак) һәм 15 тигез кисәккә бүләбез. Һәрберсен аерым-аерым җәябез. Эчлеге болайрак: вак итеп тураган суган, фарш (сарык ите булса әйбәтрәк) һәм тәмлеткечләр.

Суганны әйбәтләп уарга кирәк. Минем фарш яртысы сыер итеннән, яртысы сарыкныкы. Бергә кушабыз һәм җәймәләребезгә эчлеген тутырып, өчпочмак кебек бөгәбез, тик бөккән җирен аска борып куябыз. Өстенә туглаган күкәйгә азрак сөт салып сылыйбыз. Мин азрак тмин орлыгын сибәм. 180°та 45-60 минут тирәсе пешерәм. 
Тәмле булсын! Камыры кетердәп торачак.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев