Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Блоглар

Бергәләп синнабон пешерик әле!

Бергәләп синнабон пешерик әле!

Ниндидер бик тәмле кабартма пешерәсе килде әле. Менә инде берничә көн мин синнабоннар пешерәм, ягъни дарчин белән булочкалар.

Аларны мин генә түгел, гаиләм дә, дусларым да бик ошатты, шуңа күрә сезнең белән дә уртаклашасым килде!

Сыек камыр (опара) өчен:

Он – 80 гр.

Чүпрә – 5 гр.

Җылы сөт – 150 гр.

Шикәр- 20 гр.

Камыр өчен:

Йомырка

Он – 270 гр.

Тоз

Шикәр – 300 гр.

Ак май – 50 гр.

Эчлек өчен:

Шикәр – 100 гр.

Ак май – 50 гр.

Дарчин (корица) – 15 гр.

Крем (теләгәнчә):

Творожный сыр – 160 гр.

Ак май – 20 гр.

Шикәрле пудра – 60 гр.

Җиңел һәм күңелле итеп пешерү өчен:       

Яхшы кәеф

Фонда яраткан җырлар

 

Эш барышы:

Сөтне шикәр белән, ә онны чүпрә белән кушабыз, аннан барысын бергәләп болгатабыз һәм 20-30 минутка җылы урында калдырабыз.

Камыр әзерләү:

Йомырканы шикәр һәм тоз белән кушабыз, шунда ук ак май һәм алдарак ясалган сыек камырны өстибез. Әлеге катнашмага әкрен-әкрен он өсти барабыз, йомшак камыр басабыз. Зур миска алып, май белән сылыйбыз һәм шунда камырыбызны 1,5 сәгатькә калдырабыз.

Камырыбыз күтәрелеп ял иткәч, аны юка пластка җәябез, ак май белән сылыйбыз һәм шикәр белән кушылган дарчинны сибәбез. Камырны рулетка төргәклибез, аннан аерым булочкаларга кисәбез. Һәм, ниһаять, табага урнаштырабыз, 20-30 минутка духовкага куябыз. Синнабоннарыбыз әзер булгач, теләсәгез, крем белән сылый аласыз :)

Чәйләрегез тәмле һәм хуш исле булсын!

 

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев