Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Блоглар

«Белен торты» пешерәбез

«Белен торты» пешерәбез

Тагын бер рецепт - «Белен торты» ("Блинный торт").  Җиңел! Тәмле! Тиз! 

Кирәк булачак:
Кайнаган су - 1 стакан
Кефир - 1 стакан
Он - 1 стакан
Күкәй - 2 штук
Шикәр комы - 2 аш калагы
Көнбагыш мае - 2 аш калагы
Сода - ярты чәй калагы
Тоз - ярты чәй калагы

Крем өчен:
Каймак - 1 порция
Кайнатылган куертылган сөт - 1 банка.


Аңлаганыгызча, белен пешерәбез. Бу бик җиңел, барлык әйберләрне салабыз һәм бутыйбыз. Табаны азрак майлап алабыз да, пешерәбез. Пешереп бетергәч крем ясыйбыз. Шул ике ингредиенты бергә бутыйбыз. Мөмкин миксер ярдәмендә болгатырга, тик венчик белән дә бик тиз була. Чиратлаштырып тортыбызны җыябыз, бизәргә дә мөмкин. Суыткычка берәр сәгатькә куеп алсагыз бөтенләй тәмле була!

Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев