Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Блоглар

Башым иеп рәхмәт әйтәм...

ТАССРның 100 еллыгы уңаеннан Зимфира Исламовадан шигырьләр.

Башым иеп рәхмәт әйтәм

Җыр, музыка бөтен җирдә –

Күңелләр канатлана.

Котлыйм сине, Татарстан,

Бүген шундый тантана!

Сиңа бүген 100 яшь тулды,

Менә шуңа шатланам.

Бәхет кебек түп-түгәрәк

Кадерлик бу датаны.

Котлыйм сине, Республикам,

Җирдә тынычлык теләп.

Уңдырышлы басуларда

Игеннәр үссен гөрләп!

Синдә, газиз Татарстан,

Урман-болыннар иркен.

Ә мул сулы елга-күлләр

Туган җиремнең күрке.

Дуслык күперләрен суза

Газың һәм кара алтын.

Киләчәгең матур, илем,

Туар таңнарың якты!

Башым иеп, рәхмәт әйтәм,

Йөрәгем тулы ялкын.

Иң зур теләгем минем:

Бәхетле булсын халкым!

 

Мәдхияләр сиңа, Татарстан!

Котлыйм сине 100 яшь тулу белән,

Җанга якын гүзәл Татарстан!

Иген кырларыңны нурга күмеп,

Алтын булып ата синдә таң!

Кайда гына телгә алсалар да,

Хөрмәт кенә сиңа, Татарстан.

Бөеклегең кылыч белән түгел,

Ипи-тозың белән яуланган.

100 еллыгың – халкым өчен бәйрәм,

Җәйнең ямен җыйган Татарстан!

Колачың киң килгән кунакларга –

Мәдхияләр сиңа бар дустан.

Заман белән бергә атлыйсың син,

Җиңүләр хас сиңа, Татарстан.

Алдынгылык кертеп һәр өлкәңә,

Илләр арасында алдың дан!

Мин бәхетле, газиз Республикам,

Синдә рәхәт яшәгән өчен.

Үскәч, тырышып хезмәт итәрмен,

Эшемдә куеп бөтен көчем!

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев