Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Блоглар

Әни кешенең эштән өенә кайткандагы уйлары

Кара инде, урамда бишенче көн кар ява. Белеп яумыйдыр бу!

Кара инде, урамда бишенче көн кар ява. Белеп яумыйдыр бу! Алай булгач җиде көннән соң туктар инде. Иртәнге биштә торып көрәсәк тә, көрәп бетерә алмыйбыз. Ә кар бит җепшек, көн җылыткан. Кызым Казанда тирләп-пешеп йөриме икән? Автобусларда кеше күп бит... Тирләсә, салкын тию куркынычы арта. Аягын туңдырмасын, өстен тирләтмәсен. Әйтергә кирәк әле аңа. Ул үзе белә дә инде! Тик яшь кеше күбрәк матурлык турында уйлый. Өс киеме бик калын булса да, «Ай юк, моны кимим!» — дияргә генә тора. 
Ә улым носкиен, футболкасын алмаштырдымы икән? Урамда алдалый торган вакыт. Салкын тиз тия мондый вакытта. Ә чирләрне дәвалар өчен атналар кирәк. Атналар гынамы, дарулар кирәк. Ә дару өчен шәһәргә барасы... Әй, ярар, салкын тию турында уйламыйм әле.
Тукта әле, кибеткә дә кереп чыгыйм. Гаиләм белән утырып чәй эчәрлек берәр тәмлүшкә һәм ипи дә алып чыгыйм. Гел пешкән төш, коймак белән генә булмас... Ярар, монысы да булды, кайткач ашарга иртән ботка калган иде әле. Әле әти кеше кайттымы икән эштән? Тамагын туйдырдымы икән? Аннары нәрсә куярмын икән пешерергә? Итле булса әйбәт булыр иде. Ашсыз булмас, аш салырга кирәк. Шулпа файдалы! 
Атна ахыры җитеп килә. Кызыбыз кайтасы. Студент кызым, тырышып укы балакаем, зинһар! Сиңа сумкага тыгып җибәрергә өчпочмак пешерербез, итне фарш итеп ясап тыгасы булыр, алла боерса. Өчпочмакны кайчанрак пешерәсе булыр? Иртән инде... Кабат нәрсә эшлисе булыр икән? Бәлки кәбестә тозлап караргадыр, барыбыз бергә эшләгәч, тизрәк тә, күңеллерәк тә булыр... Ай юк, кар көрисе бар икән.

Уйлар аякларны өебез каршына китереп җиткерде.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев