Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Блоглар

Әби малае

Бааа...! Кемне күрәм! Булат үзе!

1нче күренеш.

Мәктәпкә бару юлында  бер төркем укучылар сөйләшеп тора. Югары сыйныфлар. Алар янына бер егет килеп баса.

Айзат. Бааа...! Кемне күрәм! Булат үзе!

Булат. Нәкъ үзе! (егетләрчә кочаклашып күрешәләр).

Динар. Сез укымыйсызмы әллә бүген? Ничек килеп чыгасы иттең?

Булат. Техникумда шимбә ирекле көн. Безнең төркем бүген ял итә.

Айзат. Вәт шәп! Кара, нишләп мин дә синең белән китмәдем икән? Тугыздан соң ычкынасы булган. Алайса БДИ, БДИ...тестлар, тикшерүләр!

Айрат. Әйтмә дә! Әле уку башланмады да, инде күпме сокны сыктылар.

Булат. Нишлисең бит, кесарю кесарево.

 

Малайлар аларга таба килүче бер әби белән сыйныфташлары Айдарны күреп алалар. Ябык, кыска буйлы, кечкенә генә буйлы әби янында Айдар бер башка озын булып аерылып тора. Әби оныгының кулыннан тоткан.

 

Айзат. О-о-о! (яратмыйчарак) Безнең “әби малае” килә!

Динә. Нигә бәйләнәсез сез аңа һаман?

Айзат. Юк, нормальномы соң инде бу, йә? Унбиш яшьлек егет мәктәпкә әбисе белән җитәкләшеп йөрсен инде, ә! Минем башыма сыймый бу!

Динә. Ну всякое бывает в жизни. Әбисен ярата, ну и что?

Айзат. Дәү әнине мин дә яратам, ну мәктәпкә ияртеп йөрмим бит инде. Кеше көлдереп.

Айрат. Беренче класста бөтенебезне әниләр, әбиләр озата инде ул. Тик унберенчедә түгел бит инде. Мин дә аңламыйм.

Айзат. Иң кызыгы: күпме подкалываем, һаман исе дә китми. Мин җир ярылса, җир тишегенә кереп китәр идем.

 

2 күренеш.

Айдар белән әбисе сөйләшеп килә.

Айдар. Әбием, без килеп җиттек инде. Син, әйдә, өйгә кайт, яме. Бабай да подъезд төбендә көтеп калды. Борчылып тормасын.

Әби. Килеп җиттекме, балам? Ярар, кайтам, кайтам. (Кулын ычкындырмый, Айдарның кулын икенче кулы белән сыйпап тора башлый).

Айдар. Киттем, яме, әби.

Әби. (Ике куллап оныгының кулыннан тоткан килеш). Бәхетең-тәүфыйгың артсын, балам. Мөгаллимнәреңне яхшылап тыңла, яме. Карга баласы кебек авызыңны ачып тыңла, яме (кеткелдәп куя).

Айдар. (елмаеп). Ярар, әби, ярар, тыңлармын.

Әби. Сабагыңа кергәндә, догаларыңны укырга онытма.

Айдар. Ярар, әби, укырмын.

Әби. Китим инде мин.  Кая барам әле мин? (аптырабрак).

Айдар. Бар, әби, бар. Сиңа әнә шул якка, яме.

 

3 нче күренеш.

Малайлар әби белән оныкның саубуллашканын карап торалар. Алар арасында бераз ара бар.

Булат. Сез һаман Айдардан көләсезмени әле?

Айзат. Көлмәслекмени?

Айрат. Син ачыктан-ачык көләсең, конечно. Кайвакыт переигрываешь. Исәнләшкәндә, сәламен дә алмыйсың. Имеш, үсеп җит әле.

Динә. Алар аңа кушамат та тактылар инде. Үзенә дә “әби малае” гына диләр!

Булат. Мин барында ук шулай иде инде, беләм. Беләсезме, миңа оят хәзер.

Бергә. Нигә оят?

Булат. Бер тапкыр сөйләшеп торган идек без Айдар белән. Әбиең итәгеннән төшәргә вакыт инде, бөтенесе көлә үзеңнән дип акыл өйрәтеп маташтым мин аңа. Көләләр бит үзеңнән барысы да дим.

Динар. Шуннан?

Булат. Әбисе авырый икән аның. Вакыт-вакыт онытылып китә икән. Айдарны да һаман кечкенә малай дип күз алдына китерә, ди.

Динә. Ну и дела!

Булат. Әбиемнең тынычлыгы барысыннан да кадерлерәк миңа, диде ул. Мин бит аның сәламәт чагын беләм, дөньядагы иң-иң әйбәт әби иде ул, ди.

Айзат. Ә нигә безгә әйтмәгән?

Булат. Анысын белмим инде.

Динә. Ә сез аннары башка төрле үрти башлар идегез! “Тиле әби малае” дип.

Айзат. Ну син ващще!

Айдар килеп җитә.

Айдар. Сәлам, егетләр-кызлар! О-о, Булат килгән!

Күрешергә кул суза. Булат белән кочаклашып күрешәләр.

Айзат. Сәлам, бро! (кул суза).

Айдар (бераз аптырабрак) кул суза. Сәлам!

 

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев