Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Яраткан җырлар

Яшик әле

***

1. Тормыш бит ул шундый нәрсә - 
Бәхет-кайгыдан тора.
Я шатлыктан оча күңел,
Я сагышка батыра. 

Кушымта: 
Эх, дусларым, яшик әле 
Һәркөн соңгысы кебек. 
Кайгыларга урын куймый, 
Бәхетләргә күмелеп. 

2. Тормыш бит ул шундый нәрсә -
Курмәгәнне күрәсең.

Яшәр өчен бу дөньяда 
Утка-суга керәсең.

3.
Тормыш бит ул шундый нәрсә - 

Ямен-тәмен бел генә. 
Бүгенге көн белән яшә -
Иртәгәсен кем белә.

Раяз Фасихов 1983 елның 8 июлендә Балтач районының Нөнәгәр авылында туа. 

Безнең гаилә һәрвакыт җырга-моңга гашыйк иде. - Без биш бала үстек һәм бишебез дә музыкаль инструментларда (гармун, баян) уйный алабыз. Өч яшьләр тирәсендә әти өй түбәсен төзәткәндә, мин түбәдән егылып төшкәнмен. Әти, аптырап чормадагы иске тальян гармунын тоттырган. Ә үзе транзистордан агылган көйгә эшләп утырган. “Ишетәм, син радиоалгычтагы музыкага ияреп ниндидер бер көй чыгарырга маташып утырасың, – дип искә ала әти. – Мин тиз генә чүкечләрне ташлап, яныңа килдем дә, шуннан гармунга өйрәтә башладым” Шулай башланды. Безнең өйдә әти, өлкән абый һәм мин баянда уйныйбыз. Уйнарга иске мунчада өйрәндек, ә өй – сәхнә, анда уйный белсәң генә керергә мөмкин. »

– дип искә ала җырчы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

4

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев