Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Яраткан җырлар

Тигәнәкле су буе

«ШАЯН ТВ» балалар каналының «Балачак җыры» бәйгесендә җиңү яулаган җырларның берсе - «Тигәнәкле су буе».

Тигәнәкле су буе

Риф Гатауллин көе, Җәүдәт Сөләйманов сүзләре,

1) Яңгырый, шау-гөр җыен,

Качышлы – безнең уен,

Бүген сүз куешкан урын –

Тигәнәнкле су буе.

Кушымта: Су буенда тигәнәк,

Тигәнәктә – күбәләк,

Күбәләкне очырмакчы

Яңгыр, вак-вак сибәләп.

2) Бәйләнчек лә тигәнәк,

Тиктомалдан бәйләнә,

Балаккамы, күлмәккәме,

Ябышмакчы хәйләләп.

Кушымта.

3) Тимәс дидек тигәнәк,

Кереп киттек үрмәләп,

Атлап түгел, очып чыктык –

Дүңгәл-дүңгәл-дүңгәләк.

Кушымта.

4) Әй, күбәләк, күбәләк,

Нигә сиңа тигәнәк?

(Без)кур[ы]кканга тигәнәктән,

Шунда куна күбәләк.

 

Без тамырлы, без милләт,

Түгел дүңгәл-дүңгәләк,

Күбәләк, дип, күңелләргә,

Ябышмасын тигәнәк.

Кушымта.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев