Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Яраткан җырлар

«СалаваTik»лар «Әссәламәгаләйкүм» җырына яңа клип төшергән

You Tube каналда «СалаваTik»ларның өр-яңа клибы дөнья күрде. Ул Госман Садә сүзләренә һәм Резеда Ахиярова көенә язылган «Әссәламәгаләйкүм» җырына төшерелгән.

Әлеге җырны күпләр Татарстанның халык артисты Асаф Вәлиев башкаруында хәтерли торгандыр. Ә 1990 елларда «Әссәләмәгаләйкүм”не кечкенә Муса Маликов балалар дөньясына алып кергән иде. Ул чорда мәктәптә җыр дәресләрендә һәр бала шушы җырны өйрәнде, бәйрәм чаралары да әлеге җыр белән башланды. Ул гимнга әйләнде дисәң дә була, дип хәбәр итте оештыручылар.

«Салават күпере» һәм «Сабантуй» журналлары баш мөхәррире Зилә Фәйзуллина сүзләренчә, алар «СалаваTik»ларга яңа җыр тәкъдим иткәндә, һичшиксез, үзләре белән киңәшләшә. «Чөнки аларга ошамаган, күңелләренә хуш килмәгән җырны башкарсалар, ул җыр безнең нәни тамашачыларыбызның күңелләренә дә барып ирешми. «СалаваTik“лар җырны җылы кабул итте. Сүзләрен дә тиз отып алдылар», — ди ул.

«Ә сүзләрнең мәгънәсенә игътибар итегез әле, нинди тирән эчтәлекле бит ул. Без кечкенә чакта бу җырны тыңлап, җырлап үстек. Бүгенге заман балаларына да ишеттерәсебез, җырга яңа сулыш бирәсебез килде. „СалаваTik“лар җырны танылган җырчы Илгиз Шәйхразиев белән башкарырга теләк белдерделәр», — ди Зилә Фәйзуллина.

«СалаваTik»лар белән клипта төшәргә дигән тәкъдимгә бик рәхәтләнеп риза булдым. Мондый күңелле чаралар, проеклар миңа бик ошый, шуңа да мине ризалаштырырга бик җиңел. Икенчедән, үземнең дә ике улым үсеп килә. «СалаваTik» балалар өчен аңлаешлы, алар телендә эшләнгән шәп проект», — ди Илгиз Шәйхразиев.

«СалаваTik»лар белән җыр яздыру һәм төшерү вакытында Илгиз дә үзенең бала чагын искә төшерде. «Әти белән баянга кушылып такмаклар җырлый идем», — ди. «СалаваTik»лар шундый шук, һәрберсе акыллы. Алга таба аларга матур җырлар, музыка өлкәсендә уңышлар hәм зур чараларда тагын күрешүебезне теләп калам», — дип тә өстәде җырчы. 

 

Тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/culture/31-01-2022/salavatik-larny-ss-lam-gal-yk-m-yryna-ya-a-kliby-chykty-5848337

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев