Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Яраткан җырлар

Роберт Миңнуллин сүзләренә язылган «Каен суы» җыры кызы Таңсылу башкаруында

Роберт Миңнуллинның кызы Таңсылу әтисенең сүзләренә язылган «Каен суы» җырын бик матур итеп башкарган һәм тамашачы хөкеменә тәкъдим иткән.

Бу хакта Таңсылу ханым әтисенең иҗатына багышланган телеграм каналында хәбәр итә:

«Өченче ел рәттән яз башы иң авыр ел фасылы… Соңгы көннәре, соңгы төне – һәр мизгеле күз алдында…

Зөһрә апа Сәхабиева башкаруында бу җырны без Әти белән бик еш тыңлый идек. Машинада барганда Әтинең җырлар дискын кабызуга 13нче җырдан башлый идек. «Гениаль сүзләргә язылган гениаль җыр бу!» дия идем мин Әтигә.. Кушылып җырлап барам үзем.. Әти, гадәттә, дәшми генә кырый тәрәзәгә карап тыңлый иде.. Күңеле шундук тулган инде... «Син әйбәт җырлар идең бу җырны, кызым» диде берсендә Әти тәрәзәдән күзен алмыйча... 

Әтидән соң бу җырны бер еллап бөтенләй тыңлый алмадым.. Тәрәзәгә төбәлеп тыңлап баруы күз алдыма килеп баса да, күз яшьләренә буылам..  Ничаклы гына вакыт узса да, күңел тула һәм тулачак, моны кабул итәргә кирәк.. Тулсын гына, минем Әти белән аралар гына өзелмәсен!.. 

Нәтиҗәсен Сезнең хөкемгә дә тәкъдим итәм.. 

Биредә булганыгыз, терәк булганыгыз өчен рәхмәт Сезгә» дип язган Таңсылу ханым үзенең телеграм каналында.

Җырны тыңларга ? 

 

 

Каен суы

Каен суы, кайгы суы -
Каенның күз яшьләре.
"Кыенмы?" - диеп сорадым,
Каеннар сүз дәшмәде.

Мин дә бит каен күңелле,
Яралы каеннарым -
Минем ак куанычларым,
Минем ак кайгыларым!

Үзебезнең каеннар сез!
Каеннар, сез - бәясез!
Сезгә кем кул күтәрәдер?
Сез дә сирәгәясез.

Сезнең белән бергәләшеп,
Утырып елыйммыни?
Берәрегез урынына
Каеннар булыйммыни?!

Әйдәгез, бергә йөгерик!
Мине дә җитәкләгез!
Телисез икән, мине дә
Каен дип исәпләгез!

Роберт Миңнуллин

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

14

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    Искиткеч!!!Җанымны айкады!

    • аватар Без имени

      0

      0

      Җыр бик тәэсирле! Еладым... Рәхмәт Сезгә! Роберт абыйнын иҗаты Мәнгелек! Монлы шагыйрь әле дә күз алдымда тора...

      • аватар Без имени

        0

        0

        Менә шундый, уйландыра торган җырлар кирәк!

        • аватар Без имени

          0

          0

          Искиткеч