Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Яраткан җырлар

Нәрсә булды сиңа бүген?

Язучы-прозаик, драматург, шагыйрь һәм эстрада җырчысы Зөлфәт Хәким (Зөлфәт Зөфәр улы Хәкимханов) 1960 елның 11 августында Татарстанның Түбән Кама районы Шәңгәлче авылында туган.

Зөлфәт Хәким көе һәм сүзләре.

Нәрсә булды сиңа бүген,
Бүлмәмдәге нәни кошым?
Бу дөньядан туйдыңмы әллә
Сайрый-сайрый җәен, кышын?
Эээй!Ни булды сиңа бүген?
Әллә синең авазыңны
Дөнья шавы күмә микән?
Моңнарыңның яктылыгын
Әллә бер кем күрми микән?

Күңелләрең кая тарта?
Очар кыйблаң кай тарафта?
Сине кайда, кемнәр генә
Кабул кылыр икән?
Оча күрмә, ташлап китмә,
Инде мине ятим итмә.
Әллә соң син үзәгемнең
Өзелгән бер кылы микән…

Нәрсә булды сиңа бүген
Читлектәге зарлы җырым?
Бу бит синең дөньяң түгел
Җирдә түгел синең юлың.
Эээй! Ни булды сиңа бүген?
Хушлашырга иртә әле,
Җырлар конен алда але.
Син бит моңның җырчы колы
Әйдә, җаным, җырла әле.
Эээй! Ни булды сиңа бүген?

Күңелләрең кая тарта?
Очар кыйблаң кай тарафта?
Сине кайда, кемнәр генә
Кабул кылыр икән?
Оча күрмә, ташлап китмә,
Инде мине ятим итмә.
Әллә соң син үзәгемнең
Өзелгән бер кылы микән…


Фото: music.yandex.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

6

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев