Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Яраткан җырлар

Ләйсән ява

Мәликә Галиәскәрова белән бергә җырлыйбыз.


Әнәс Кари сүзләре Ильяс Гыйләҗетдин көе.

Яз иртәсен котлагандай,
Матур булып
Зәңгәр күкне каплап алды
Аксыл болыт.
Бизәкләнгән төсле булды
Бөтен һава.
Кар өстенә шыбыр-шыбыр
Яңгыр ява.

Кушымта.
Ләйсән, ләйсән, 
Иң беренче язгы яңгыр.
Ләйсән, ләйсән,
Син куандыр...
Ләйсән, ләйсән,
Иң беренче язгы яңгыр,
Көчлерәк яу,
Күңелләрне син куандыр.

Җир өстендә яткан карлар
Эреп бетсен.
Басуларда эш кайныйсы
Көннәр җитсен.
Без чыгарбыз бакчаларга 
Ул көннәрдә.
Яшелчәләр утыртырбыз
Түтәлләргә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев