Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Яраткан җырлар

Күңелле балачак

Балалар өчен матур җыр. «Аэлита» төркеме башкара.

Исмай Шәмсетдинов көе, Галимҗан Латыйп сүзләре.

Кояш керә тәрәзәдән,
Нурлары җем-җем итә.
Күңелле безнең балачак,
Безне киләчәк көтә.

Әйе шул, шулай шул,
Безне киләчәк көтә.

Якты мәктәп залларында
Яңгырый безнең аваз.
Күңелле безнең балачак,
Тормышыбыз мәңге яз.

Әйе шул, шулай шул,
Тормышыбыз мәңге яз.

Урманнар, таулар, болыннар
Чакыра безне алга.
Күңелле безнең балачак,
Безнең киләчәк алда.

Әйе шул, шулай шул,
Безнең киләчәк алда.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев