Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Яраткан җырлар

«Күңелле сәяхәт»

Бергәләп җырлыйбыз.

«Күңелле сәяхәт» – Айдар Минһаҗев сүзләре, Әлфия Һадиева көе

1. Иртәдән үк уянып,
Матур уйлар уйлап,
Сәяхәткә юнәлдек
Туган яклар буйлап.
Кояшлы юлларыбыз,
Алда күпме кызык.
Очып барасы килә
Кошларны да узып.

Кушымта:
Әй, рәхәт барулары
Дуслар белән бергә.
Күңелле сәяхәткә
Әйдә, син дә, син дә.

2. Күл буйларын урадык,
Болыннарда йөрдек.
Җиләк белән сыйландык,
Урманнарга кереп.
Күргән шикелле булдым
Бары бүген, бүген:
Нинди матур икән бит
Туган яклар безнең.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

9

1

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев