Соңгы җыр
Күз яшьләрсез генә карап булмый.
Илфак Шиһапов көе һәм сүзләре.
Оя корган сандугачның
Оясына тимәгез.
Мин елмаеп йөргәнгә сез
«Бу бәхетле» димәгез.
Сандугачлар сайрый таңда,
Кем белә сагышларын.
Ничек төзәтеп бетерим
Гомерем ялгышларын.
Эх, бу явыз тормыш
Бер генә кат бирелә.
Ялгышып үткән юллардан
Барып булмый кирегә.
Эх, бу явыз тормыш
Бер генә кат бирелә.
Ялгышып үткән юллардан
Барып булмый кирегә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»
Нет комментариев