Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Яраткан җырлар

Чияләр чәчәк атсын

Әмир Ямилев белән бергә җырлыйбыз.

ЧИЯЛӘР ЧӘЧӘК АТСЫН

Әхмәт Ерикәй сүзләре, Салих Сәйдәшев көе.

Матурланып таңнар атсын,
Йомшак җилләр иссеннәр,
Алмагачлар зур үссеннәр,
Чияләр чәчәк атсын!..

Җирне яңгырлар чылатсын,
Яшеннәр яшьнәп үтсен,
Якты кояш нурлар сипсен,
Чияләр чәчәк атсын!

Тургай кырны яңгыратсын,
Шат яшәсен дус-ишләр.
Җиргә таратып хуш исләр,
Чияләр чәчәк атсын!..

Чишмәләр чылтырап аксын
Шаярып уйнап-көлеп.
Туган илне ямьгә күмеп,
Чияләр чәчәк атсын!..

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев