Буран микән
Җырның сүзләре һәм клип.
Ябай Малай - "Буран микән"
Гөлфия Шакирова сүзләре
Элвин Грей & Ябай Малай көе.
1 куплет: Юлларда буран микән,
Карларын салган микән.
Авылның тар урамында
Сукмаклар калган микән.
Кушымта: Үзем еракта булсам да,
Күңелем өйдә икән.
Капка төпләренә чыгып
Әнием көтә микән.
2 куплет: Ай буран, буран икән,
Тоташ каплаган микән.
Авылның бу кышын күңелем
Бигрәк сагынган икән.
Кушымта: Үзем еракта булсам да,
Капка төпләренә чыгып
Әнием көтә микән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»
Нет комментариев