Балачак җырлары: Кыш көне
Яраткан җырлар

Балачак җырлары: Кыш көне

«Аэлита» балалар вокаль ансамбле башкара. Җитәкчесе - Гөлнара Иванова.

М. Мозаффаров музыкасы, Ә. Ерикәй сүзләре.

Биек-биек тау башында
Чана шуып уйныйбыз
Ярышабыз, узышабыз,
Матур җырлар җырлыйбыз.

Тау башына менәбез дә
Таудан шуып төшәбез.
Кошлар сыман бер-бер артлы
Түбән таба очабыз.

Шәп шуалар, ашкыналар
Безнең ярсу чаналар.
Бар урамнан җыелганнар
Тау шуарга балалар.


Нет комментариев