Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Яраткан җырлар

Рәхмәт сезгә, укытучы апам!

Рәхмәт сезгә, укытучы апам, Бәхетегез читләп үтмәсен. Күңелегез күге аяз булсын, Яшәү дәрте мәңге сүнмәсен.

1. Балачагым мизгеленә кайтып,
Кемдер миңа көн дә эндәшә.
Әниемә тиң укытучы апам 
Хәлләремне минем белешә.

Кушымта:
Рәхмәт сезгә, укытучы апам,
Бәхетегез читләп үтмәсен.
Күңелегез күге аяз булсын,
Яшәү дәрте мәңге сүнмәсен.

2. Авырлыклар килсә, әле дә ул
Җан җылысын бирә, өләшә.
Фәрештәдәй яши җаннарымда
Укытучы апам янәшә.

Кушымта.

3. Изге дога кебек әйткән сүзе,
Уелып калган нәни җаныма.
Әйдәп бара биргән аң-белеме
Нурлар сирпеп тормыш юлыма.

Закир Шаһбан башкара.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев