Әни, тыныч бул!
Яраткан җырлар

Әни, тыныч бул!

Җырны Әмир Ямилев башкара.

Әни, тыныч бул!

Әхмәт Хәйретдинов музыкасы, Хакимҗан Халиков сүзләре.
Иңемә астым да
Яңа карабин
Кылыч айкап, атта 
Очып барам мин.

Кушымта:
Әйдә, бахбай, алга,
Әйдә тырыш бул!
Улың — кавалерист:
Әни, тыныч бул!

Әтием кебек мин
Парашютчы да,
Ракетачы да мин,
Оста тупчы да

Кушымта:
Кылычым да сынмас,
Булат кылыч ул. 
Улың — артиллерист:
Әни, тыныч бул!

Минем арттан калмый
Бар да ашыга:
Үзйөрешле пушка,
Бронемашина.

Кушымта:
Калтырауны белми,
Кулым — корыч кул.
Беркемнән курыкма:
Әни, тыныч бул!

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Нет комментариев