Песиемә
Укучылар иҗаты

Песиемә

«Песиемә атап шигырь яздым», ди Чаллы шәһәренең 39нчы мәктәбе укучысы Гыйльметдинова Сәйдә.

Песи, песи, нәнием,
Минем матур бәбием.
Йомшак матур ак йонлы,
Яратасың уенны.

Ашыйсың килсә, әгәр,
Син мырылдап йөрисең.
Минем арттан йөгереп, 
Ничек бер дә туймыйсың?

Үзең йомшак, үзең елак.
Ә шулай да яратам.
Көндә тәмле-тәмлеләрне
Сиңа гына ашатам!

Чаллы шәһәре, 39нчы мәктәп, 3 б сыйныфы укучысы Гыйльметдинова Сәйдә.

 

Әгәр безнең песи булса,

Сыпырып торыр идем...


Үзем мин - гап-гади мәче.  Кечкенә вакытымны  бик яхшы хәтерлим...


Песи бул, Барый!

 

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Нет комментариев