Песи кирәк
Дания Нәгыйм шигырьләре.
Песи кирәк
Әгәр безнең песи булса,
Сыпырып торыр идем.
Йокыдан да иң беренче –
Таң белән торыр идем.
Фатирда булмый тычканнар,
Шуңа болай эшләрмен:
Җепкә уенчык тагармын –
Дус кайрасын тешләрен!
Песием дә рәхәтләнер,
Миңа да булыр кызык.
Исем дә уйлап таптым мин
Йомшак дустыма, кызып.
“Йомгак” дип дәшәрмен аңа,
Йомгак кебек бит алар.
Кайчан инде, кайчан миңа
Матур песи алалар?
Әллә белмиме олылар:
Песи җанлы – балалар!
Мин үсәмме?
Нигә абый миннән зуррак?
Кай арада узып киткән?
Абый миннән зуррак ахры
Былтырдан ук!.. Инде күптән!
Ул еламый күп вакытта,
Ә мин елыйм бугай көн дә.
Кызык: абый күпме үсә
Йоклаганда? Ике көндә?
Мин үсәмме? Әллә юкмы?
“Бәләкәч” ди әни миңа.
“Нәнием” дип тә әйтә ул.
Әллә әкрен үсәм шуңа?
Үзе аннан “үскәнем” ди.
Аңламассың олыларны.
Нишләп шулай тиз үсә соң
Атларыбыз колыннары?
Әни үзе кайчан үскән?
Ә мин нишләп үсми калган?
Юк, мин иң кечкенә түгел!
Бәбиләрдән үсәм алдан!
“Нәнием син” дию – ялган!
Карт әби
Карт әбием күп эшләгән
Яшь чакта, бала чакта.
Машиналар булмаган ди,
Йөргәннәр бары атта.
Ул вакытта мичләр булган,
Якканнар бар да утын.
Лампа яктырткан авылның
Буралы һәрбер йортын.
Әби үз куллары белән
Урак урган, он тарткан.
Ияреп йөргән эсседә
Баласы аның арттан.
Сыер сауган, агач кискән,
Ашаган төрле үлән.
Мин хәзер ул үләннәрнең
Бик азын гына беләм.
Бигрәк батыр, тырыш булган
Карт әбием. Сокланам.
Ә мин бүген туңдырма һәм
Бургер белән тукланам.
Су ташымыйм әби кебек –
Агып тора краннан.
Атлар йөрми (хәтта берәү!)
Шәһәрдәге урамнан.
Пычкы тотып караган бар –
Ләкин озакка түгел.
Телефонга ашкына гел
Минем тынгысыз күңел.
Карт әбине мин дә күрдем,
Йөзгә кадәр яшәде.
Аның кадәр яшәрменме?
Фикерең ни? Әйт әле?
Авылны сагыну
Мин үзем шәһәр малае,
Тик яратам авылны.
Сагынам мин киң урамны,
Чана шуар тавымны.
Шәһәрдә туып үссәм дә,
“Авыл” ди минем йөрәк.
Кар күп яуды, дәү әтигә
Кар көрәшергә кирәк.
Җәен бакча тулып үсә
Җиләк, кыяр, борчаклар.
Су коенган искә төште...
Сагындыра ул чаклар.
Шәһәрдән кайтып тулабыз
Авылның урамына.
Безгә таныш һәрбер тыкрык,
Агачы, куагы да.
Сыер безне күрмәгәндәй,
Кайта әнә көтүдән.
Кичләр тып-тын. Ишетелә
Аргы якта өт өргән.
Шәһәрдәге ванна түгел
Авылдагы мунчалар!
Без тузанга батып беткәч,
Агартырга мунча бар!
Мунчаның пары, ләүкәсе,
Себеркесе бар аның.
Мин мунчага очып кына,
Йөгерә-йөгерә барамын.
Их, җитсен иде лә тизрәк
Җәйнең беренче көне.
Ул чакта инде шәһәрдән
Эзләмәгез сез мине!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»
Нет комментариев