Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Укучылар иҗаты

Минем телем

«Яшәгән җиремдә, телем, син кирәкледер кебек...» Әмир Фәрхуллин шигыре.

Әмир Фәрхуллинның шәхси блогы

Яшәгән җиремдә, телем,
Син кирәкледер кебек.
Моңлы җаннар борчылалар, 
Күңелдә кипкән җелек.

Иң матур телем — туган тел,
Әнкәм сөйләп торган тел.
Сөйләшергә читенсенү
Өчен ясалмаган тел.

Йомшак, матур ул туган тел,
Гади сүзле матур тел.
Матурлап әйтер өчен дә,
Күп кирәк түгелле тел.

Үз телемдә саф сөйләмем,
Кайда гына кирәк соң?
Йөздән һичъюгы бишәү лә
Сөйләшсен иде дисең!

Шигырьләрдә, әсәрләрдә,
Качып яши торган тел.
Шәһәргә дә барып кайттым
Ишетмәдем сине гел.

Мин язамын, язганымны,
Укыйлар микән инде?
Яшьтәшләрем арасында
Аңлыйлар микән мине?

Газетадан, китаплардан,
Табам сине туган тел.
Әнкәйләр сөйләп торганда
Бетмәссең син, исән тел.

Әмир Фәрхуллин.


Телең татар, үзең мөселман дип,
Язылган ул минем йөрәккә!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев