Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

16+
2024 - Гаилә елы
Укучылар иҗаты

Туган телем

Чын мөселман кызы булып калам, Горурланам әле шуңа да...

Туган телем минем – татар теле
Татар телем – иң-иң якыны.
Беркайчан да аны онытмамын
Сезнең алда бирәм антымны.

Телем татар, үзем мөселман мин,
Ислам дине минем динем дә.
Горур телем белән аралашам,
Җырлыйм, сөйлим татар телендә.

Ислам дине әби-бабамнардан
Күчә-күчә килгән миңа да,
Чын мөселман кызы булып калам,
Горурланам әле шуңа да.

Намаз укып, дога кылган бабам,
Әбием дә аңа кушылган.
Көйсезләнсәм, әгәр еласам да,
Дога кылып, алар юаткан.

Ислам дине бары яхшылыкка
Гаделлеккә мине өйрәтә.
Телең татар, үзең мөселман дип,
Язылган ул минем йөрәккә!

Зәмирә Сабирова, Балык Бистәсе районы, Биектау мәктәбе, 6нчы сыйныф.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев