Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

16+
2024 - Гаилә елы
Укучылар иҗаты

Минем дустым

Минзәлә шәһәренең 3нче мәктәбе укучылары яза. Алар хикәяләр, әкиятләр язарга бик яраталар икән.

Минем дустым

Минем дустым бар. Ул — чын дус. Без урамда дуслаштык. Ул игътибарлы, тәрбияле, тик бераз ялкау, озын буйлы һәм озын кара чәчле. Дустымның апасы бар.

Минем дустым белән вакытны бик күңелле үткәрәм: без чаңгыда шуабыз, урамда йөрибез, паркта уйныйбыз. Кайвакыт кинога барабыз. Мин шундый шәп дустым булуына бик шат.

Галимарданова Яна, 5 нче сыйныф укучысы.


Көтеп алган кыш

Менә салкын һәм тылсымлы кыш килеп тә җитте. Урамда ап-ак кар яуды һәм бөтен җир акка күмелде. Салкын җил исә башлады. Ә балалар кышны көтеп алдылар. Алар урамда уйныйлар, чанада һәм чаңгыда шуалар, зур кар бабайлар да ясап куялар.

Кышын урманда да бик матур була. Урманда тып-тын, ә агачлар ап-ак. Урман серлегә охшаган. 

Мин кышны бик яратам һәм көтәм, чөнки туган көнем дә кыш көне бит...

Ханипова Екатерина, 4 нче сыйныф укучысы.


Мәктәбем

Мин Минзәлә шәһәренең өченче мәктәбендә укыйм. Мәктәбем бик зур һәм матур. Анда күп укучы укый. Безнең мәктәбебездә төрле кызыклы бәйгеләр һәм чаралар үткәрәләр, ә укучылар аларда теләп катнашалар һәм алдынгы урыннарны алалар. 

Укытучыларыбыз да бик ягымлы. Без рус теле, татар теле һәм инглиз телен өйрәнәбез. Сыйныфташларым да бик тату, гел ярдәм итәләр.

Мин мәктәбемне бик яратам.

Стрекалова Алиса, 4 нче сыйныф укучысы.


Яңа дусларым

Күптән түгел мин урамда уйнаган идем һәм эскәмиягә барып утырдым, тәмле ипи ашый башладым. Минем яныма бер көчек йөгереп килде. Ул өрә башлады һәм миннән ипи сорады. Мин аңа бер кисәк ипиемне бирдем, ә ул шулчак кибет янына таба тиз генә йөгереп китте. Ә мин үз ипиемне ашавымны дәвам иттем, көчек киткәнгә игътибар бирмәдем.

Бервакыт бу көчек тагын минем яныма йөгереп килде дә тагын ипи сорый башлады. Мин аңа тагын бер кисәк ипине сындырып бирдем, ул тагын шул ук якка йөгерде. Мин дә шунда барып карарга булдым һәм ни күрдем?! Көчек бер кечкенә песи баласы алдына бу ипи кисәген китереп куйды. Димәк, көчек ипине үзенә түгел, ә бу песи баласын ашатыр өчен сораган. Алар минем яныма килделәр, аларны яраттым һәм ошаттым, шуңа күрә икесен дә өемә алып кайттым. Хәзер минем дусларның яңа һәм җылы өйләре бар. Ә миңа алар белән бик күңелле.

Шаймуратова Алина, 4 нче сыйныф укучысы.


«Көмеш кыңгырау» – Минзәләдә

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев