Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Ачык ишек

«Көмеш кыңгырау» – Минзәләдә

Минзәлә шәһәрендә булып кайттык әле. Китапханәдә «Көмеш кыңгырау» хезмәткәрләре белән очрашу узды.

Газетабызның юбилей елы бит быел. Моннан 30 ел элек ул беренче тапкыр «Шәһри Чаллы» газетасы кушымтасы буларак дөнья күргән.  Очрашуга Минзәлә гимназиясендә белем алучы 3нче сыйныф укучылары килгән иде. Алар белән вакыт бик күңелле узды.  Балаларның кайсы нинди шөгыль яратканын да белдек, уен да уйнап алдык, газетаның тарихы турында да сөйләштек. Кыскасы, бик җанлы әңгәмә алып бардык.

Очрашуда шагыйрә Әлфия Ситдыйкова да катнашты. Ул балаларны «Ай йөгерә» дип аталган яңа китабы белән таныштырды. Укучылар шагыйрә апалары сөйләгән шигырьләрне бик яратып кабул иттеләр. Әллә никадәр сораулар бирделәр. «Беренче язган шигырегез нинди иде?, Шигырь кайчан языла? Яраткан җырыгыз нинди?» Кебек сорауларны яудырып кына тордылар. Әлфия апа беренче шигырен мәктәптә язган икән.

– Шушындый яз ае иде ди ул, каргалар кайткан мәл. Шигырем әнә шул каргалар турында иде – диде.

Балалар Әлфия Ситдыйкованың шигырьләрен дә ятлап килгәннәр. Әмирхан  Галиев Һәм Мәдинә Шәрифуллина бик оста шигырь сөйләүчеләр икән бит, афәрин.

Бу очрашуны оештырган өчен Минзәлә үзәк китапханәсе директоры Ягафарова Резеда Нәҗип кызына һәм китапханә хезмәткәрләренә зур рәхмәт.

Ай Кызы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев