Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Укучылар иҗаты

Битлек

Сулар кебек ага икән вакыт, Синең гомер булган бары аклык...

Сулар кебек ага икән вакыт,

Синең гомер булган бары аклык.

Музей, син яшәгән вакыт, гамәл,

Тарих – битлек, сиңа караган мәл.

Сине тарих битлегенә салдык,

Шулай бер даһи шагыйрьсез калдык.

Күпне күргән йөзе... Булса исән

Үткен сөйләр иде... Аңа тисәм,

Әйләнмәмме икән язучыга?

Ниләр язар икән язмышыма?

Әй бу юньсез уйлар! Нигә инде

Сине тотып карау? Теләк җиңде.

Шул кадәрле тирән караш, сөйләм,

Димәк, укымышлы, халкын сөйгән.

Халыкка нур сипкән тырыш бәндә

Ак сафлыгың һәр сүздә, шигырьдә.

Киң маңгаең, күпме анда хисләр,

Урап йөрткән сине, язмыш, эзләр.

Якты уең башкарган күп эшләр,

Тукай битлегенәдер, бу сүзләр.

Исән чакта бәяләнми шагыйрь,

Кумый байлык, күңел түгел фәкыйрь...


Әмир Фәрхуллинның шәхси блогыннан аның яңа «Азат уянды» дигән хикәясен укыгыз

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев