Азат уянды
***
Кыш...
Азат мәктәпкә бара.
Аның аяклары авылның кардан ачылмаган юлыннан сөйрәлеп кенә атлады. Күзләре ярымйомык иде. Башында мондый уйлар тәгәрәде: “Уф, нигә мин бүген шулай иртә уяндым?” “Йоклыйсы килә...” “Уф, бүген опять мәктәпкә барасы...”
Аның гәүдәсе шундый бөкре, башы алда, аска төшкән иде, әйтерсең аның сумкасына таш тутырганнар, әйтерсең лә ул аны тагып түзә, җәфалана иде сыман. Тик букчасы чынлыкта мамык кебек җиңел иде аның. Китаплар сумкага кермәгән.
Мәктәпкә кереп, аяк киемен рәешкә алмаштыргач, ул телефонын кулына тотты да, Ватсап группасында класс җитәкчесе җибәргән СМСканы авырлык белән карады. Ул СМСкада болай дип язылган иде:
«Сәгать 7.45тә актовый залга җыелабыз. Анда әхләк дәресе булачак».
Азатның күңеле дәресләрне сөймәде. Бигрәк тә әхләк дәресләрен. Аның уйлавынча һәм әйткәнчә, алар “ваще жесть по-адски скучный». Бу адәм баласының нәрсә белән кызыксынганын хәтта Алла да белмәде. Дәресләрдә ул шуны уйлап йокыга китә иде, ә әхлак дәресләрендә шуны уйлап... ул тагын “йокыга китә” иде.
Классына кергәч, малай классташларына сәлам бирде, утырды. Бу кешедә гаджетларга адаптация шундый тиз бара ки, аның йөрәге һәм башы, электроник дусты тавышсыз режимга күчерелгән булса да, андагы килгән хәбәрләрне гел ничектер сизә иде. Аның кесәләрендә шундый дүрт электрон “дусты” бар. Ул алардан башка мәктәпкә килми. Ул шулар белән “уяна”, ул шулар белән яши. Аларның һәрберсе өчен аерым кесә иде. Баш миендәге бер нерв күзәнәге бу йокы чүлмәгенә кайсыдыр телефонын тартып чыгарырга кушты.
Класс җитәкчесе Гөлгенә апа кергән икән, ул нидер әйтте.
– Хәзер сезнең әхлак дәресе... Актовыйга барыгыз, - дигәнен генә эләктереп алды малай. Ул телефон сәгатенә күз саласы гына иде, ә анда классташлары язышкан группада СМСка күзе төште: «Бүген безнең Гөлгенә Камилевнаның туган көне! Нәрсә әзерлибез?»
Аннары классташлары белән бергә актлар залына китте...
Караңгы бүлмәләр... Мәктәпнең бу кимчелеге Азатны һәр көн саен алтышар дәрестә дә диярлек, тирәнрәк йокыга талдыра, оета иде. Аның өе якты булса да, андагы утлар кичке сәгать тугызда гына сүнсә дә, аның һәркөнне йокысы туймый иде. Ни өчен алай булганын малай үзе дә аңламый иде. Бәлки моңа шул дүрт дусты - кесә телефоннары да булышадыр.
Актлар залы үзе иркен, салкынча, монда да бик үк якты түгел. Электр энергиясен һәм газны экономияләгәннәре монда да нык сизелә. Хәтта тәрбия сәгате өчен дә бераз яктыртмаганнар. Азат, башка классташларыннан соңрак керде, чыкканда тизрәк булсын дип, кергән ишектән ерак китмичә, бер урындыкка килеп утырды. Аның икенче як кырыенда бер кыз да бар икән. Азатның күзләре, классташлары әйткәнчә, “пафигистический” итеп сәхнәгә текәлделәр. Залга укучылар кереп беткәч, кара бәрхет киемдәге кеше керде дә, үзе артыннан ишекне ябып, исәнләште:
– Әссәләмү галәйкүм, вә рәхмәтуллаһи, вә бәрәкәтүһү кадерле укучылар!
Ул аны әйткәннән соң, утыргычлар арасында ишетелгән тавышлардан мондый тавыш катырак ишетелеп яңгырады:
– Салямалейкум брат!
Сәхнәдәге кеше бу сүзгә бер дә игътибар итмәде. Бу соңыннан кергән бәндә – шушы зур гына авылның мулласы иде. Дин кешесе, бу мәктәпнең рус мәктәбе икәнен, күп кенә балалар татарча сөйләмне аңламаганнарын белгәнгә күрә, сөйләмен татарча да, русча да булачагын белдерде. Ул бик рухланып сөйләсә дә, бер нәрсәне исәпкә алмый иде: укучыларның кулында телефоннары барлыгын. Укучыларның аңы телефонда булса да, тик кайберәүләре мулланың сөйләменең дә ун процентлап чамасын эләктерәләр иде. Телефон бик көчле, гел үзенә карата торган аппарат булса да, мулла абыйның тавыш дулкыннары билгеле бер көч белән, бер децибел белән агыла да, агыла. Әйтерсең лә аның микрофоны бар. Әйтерсең лә ул җырлый. Телефонның ялт иткән экраны, ә сәхнәдән килгән монотон тавыш, салкынча залның ярым караңгы булуы күп кенә укучыларны оета башлады. Шул исәптән Азатны да. Аның башына бер генә сүз кереп калды ахры: “әни”. Калган сүзләрне эләктереп алырга аның көче җитмәде. Телефондагы уеннан да кызык тапмый башлаганнары, аны сүндереп, утыргычлары белән чыелдатып уйный башлады. Мулла абый ниһаять, залның тыңламаганын сизде, сәхнә баскычлары буйлап төште дә, утыргыч рәтләре арасында йөреп сөйләвен дәвам итте, тик балаларның моңа да исләре китмәде. Ул кинәт Азат кырыена килде һәм нәкъ менә аңа карап кычкырып сорады:
– Мин нәрсә турында сөйләдем, балалар?!
– А? – дип башын өскә күтәреп, ишетмәгән төсле кабатлап сорады малай, ләкин үзе үк башында ни барын тартып чыгарып бирде. – А! Сез походу, об әни говорили...
– Ну, ярар. Әйе. Об әни, об әни...
– О чём я говорил, балалар? – дигән сорауны бу юлы залның икенче ягына бирде.
– Таджикистан! – дип, кычкырды еракта утырган малай.
– Вот. Тагын нәрсә турында? – мулла янәдән карашын Азатка төбәде. Малай авызын ачты да “гаиләдәге отношенияләр турында вроде” дип мыгырданасы иде, ләкин авазлар оешып чыкканчы, янда утыра торган кыз: “Уф, чё за ялкау малай бу?” – дип кычкырды. Азат шаккатты, аның күзаллары караңгыланды, әллә нишләп китте. “Че за яңа очущение бу? Кто посмел миңа моны әйтергә?” – дип уйлады, башын янында утырган кызга таба борды һәм анда боулинг шары хәтле зур күзле башка класс кызын күрде.
– Ышто?
– Әнә, синнән мулла абый сорый, син чё йоклап утырасың? – дип кабатлады янәшәдәге кыз. Әйтерсең, үзе бөтенесен тыңлаган. Тагын авызын ачып әйтәм генә дигән иде Азат, аның артындагы ук утыручы классташы Фәнүсә җитезрәк булып чыкты.
– Сез, безгә бер таджик малаеның урамда уйнаганда күзенә ботак керүен, күзсез калуын сөйләдегез. Аңа әнисе үзенең күзен бирә, операция ясыйлар. Малай бу турыда белми, чөнки ул кечкенә була, ә үзе мәктәптә укыганда әнисенең күзеннән гел читенсенә. Әнисе чирләп вафат булганда, малае үскән ир була. Шул вакытта гына улы, әнисе аңа үз күзен биргәнен белә. Ул әнисеннән оялып яшәгәне өчен үкенгән.
Шунда мулла абый Фәнүсәнең, кем баласы булуын сорады, әти-әнисен мактады. Азат үз-үзен соңга калган җавабы өчен гаепләде. “Нигә шулай әкрен соң мин? Нигә гел шулай йоклап утырам? Йоклап йөрим?” Класс сәгате бетте, укучылар тарала башлады. Ул класска килеп кергәндә, берничә классташы инде кереп самолёт очыртып уйнарга тотынганнар. Күпчелеге класс җитәкчесенең туган көненә берәр нәрсә әзерләргә дип сөйләшәләр. Актлар залы салкын булганга Данил чыннан да бик нык туңган, ул калтыранып, ара-тирә: “Әнеккәем, шулай каты туңдым. Җылытыгыз әле!” – дип кызларга бәйләнеп йөри. Менә Карина янына килде. Ә ул мәктәптә озын да киң дә шарф ябынып йөри.
– Карина, миңа биреп тор әле шарфыңны, биш кенә минутка, җылынганчы гына.
– Биргән ди сиңа! Бар әнә батарея янында җылын.
– Җылы түгел бит ул. Бир инде шарфыңны! Бирмәсәң, я заболею!
– Ярар, бирәм, ләкин пычратма, идәнгә төшермә.
– Ах, болай булгач, үлмим икән әле.
Данил шарфны әле башына бөркәнеп, я аркасына җәеп, класс буйлап йөри башлады. “Әле дәрес башланырга тагын ун минут чамасы бар” - дип уйлады Азат. Кинәт теге “туган көн” төркемендәге Фәнүсә класска эндәште:
– Нигә эндәшмисез, нишлибез туган көн буенча?
- Уздырабыз, ашарга алып килсәгез! – дип көлде Роман.
– Котлау сүзләре белән видео яздырыйк, – дип сүзгә кушылды Айдилә.
– Әйдәгез акча җыешыйк та, кибеттән бүләк сатып алыйк, – диде Фәнүсә.
– Катып үләм дигәндә генә исән калдым, сездә туган көн кайгысы, эшсезләр. Менә ОГЭ варианты җавапларын тапкан идем, шуны күчерәм хәзер инеттан, – диде дә күз карасын саклаган күк телефонын бик сак кына партага алып куйды һәм дәфтәрен әзерләде Данил.
– Матур итеп открытка ясыйк та, шуны бүләк итик, – дип Азат ничектер үзе дә сизмәстән әйтеп куйды.
– Бер уртак фикергә килик. Болай сөйләшеп торып кына, бернәрсә дә килеп чыкмый! – диде Роман.
– Самолёттан да шәбрәк бернәрсә дә була алмый, – диде дә Кәрим кулындагы кәгазь самолётларын төрле якларга очыртып җибәрде. Кайсыбер малайлар аларны тотып кире җибәрә торды.
– Болай теләсә нәрсә әйткәләшмик инде, барыбыз бергә, бер үк фикерне сайлыйк. Алай эшләсәк күңелле дә, тиз дә, матур да була, – диде Карина.
– Менә минем бүләгем очып китте, күрәсезме!? – дигән иде Кәрим.
– Этот подарок мне. Нет, мне! – дип әйткәләшеп, аны малайлар бик тиз генә кире очырттылар.
Очып бара торган самолётларның берсе очып та килде туп-туры Фәнүсәнең битенә килеп тә бәрелде, шул арада кыз битен каплап, кычкырып елап идәнгә чүгәләде. Мондый тавыштан күпләр каушап калды. Карина һәм Айдилә, Айнур тиз генә Фәнүсәгә ничек ярдәм итәргә икәнен белергә теләп, аның битен тикшерә башлады. Азат тиз генә самолётны кем җибәргәнне күреп алды да, шул малайга таба, сумкасы белән кизәнде.
– Вы чё с ума сошли? А если бы попали в глаз!
– Я же не нарочно! Я же не сильно! – дип кычкырды тегесе Азаттан качып чаба-чаба. Тик Азатның сумкасы теге малайны җәзалап өлгергән иде. Тик шулай да тегесе, дәрес җитүен белсә дә, класстан чыгып чапты.
Фәнүсә тынычланды, очкыч күзенә тимәгән иде, әмма бите кызарган. Очкыч юка булса да, шактый җәрәхәтли ала икән.
Тагын туган көн видеосы искә төште.
– Әйдәгез видеоны ерактан төшермик, тавышы начар була, – диде Роман.
– Ок.
– Горизантальме, әллә вертикальме?
– Горизонталь итик.
– Һәрберебез аерым төшерсен, кабат бергә ялгыйбыз.
– А в каком порядке. То есть, кто первый?
– Хә, определимся.
– Сез чё хотите, мин не буду, сами делайте. Мин күчерәм, әз генә калды.
– Менә карагыз, мин бик матур шигырь таптым. Шуны укып тиз генә яздырдым. Ә менә уже готово! Тыңлагыз... – Ну, ошыймы? Нормикмы? – диде Азат.
– Юк дисәм, кире төшерәсеңме? – дип кычкырды Фәнүсә.
– Начар булганмыни, нәрсәсе ошамый?
– Видеода землетрясение. Нормально тота алмадыңмы!
– Стабилизатор юк бит минем, нишләтим мин аны?
– Селфи палка сатып ал! Уртага басып төшә дә алмаганың! Чәчләреңдә ниндидер барашкалар асылынып тора! – – А может сине налысо?!
Азат Фәнүсәдән мондый зәһәрлек көтмәгән иде.
– Нормально бит, калганнар чё думают?
– В смысле «калганнар чё думают?». Мин бит сиңа әйтәм. И кстати, парикмахерга бар әле бүген үк!
– Ща побежал. Парикмахерга, бер видео төшерер өченме? Әйдә башта үзең видео төшереп Катсап группасына җибәр, минем кебек! – диде Азат.
– Битеңне розовыйга буя, болай слишком матур. А лучше карага. Ә барашкаларыңа бантик тагарга кирәк! – дип өстәп кыза гына бара иде Фәнүсә.
– Всё булды, ща наша придёт. Мы должны успеть. Һәркем видеосын төшерсен, бер минут или даже утыз секунд, - дип кычкырды Кәрим.
Классташларның кайберләре коридорда, кайсысыдыр класста, видео яздыра башлады. Котлаулар Катсап группасына килә барды. Яздырганнары калганнарның видеоларын карыйлар. Хәзер үзләре әйтмешли “кипишь” башланды.
– Хе – хе – хе, карагыз әле Романны. Нәрсә сөйләгәне ишетелми! – ди Кәрим.
– Хә ишетәм мин сине! Ща дам как! – диеп Роман Кәримне куалады. Куалаша торгач Кәрим озын гәүдәсе белән гөл савытына килеп бәрелде, ә аның артыннан олы гәүдәле Роман да өстәлгәч, тегесе чыдамады ахры чыртлап куйды. Алар моңа исләре китмичә куалашып, класстан чыгып йөгерделәр. Стенадагы гөл савыты чатнаган килеш кала бирде.
– Миңа Азатның видеосы ошый, просто красавчик! – диде Айгөл.
– Мин тоже так думаю, - диде Камилә.
– Ой, ой, рәхмәт! – диде Азат.
– Пффф! Улмы?! Ялкау баш инде, тормоз! – дип кычкырды Фәнүсә.
– Котлау өчен ярый инде аның видеосы, Фәнүсә! Постарался же, сделал, не отказался, как некоторые.
– Ишетәсеңме Фәнүсә, минем өчен заступаются. Синең кебек бетереп атмыйлар! Үзең видео төшермәдең дә бит әле! Чё син мине обсираешь? – дип Азат тавышын күтәрде.
– Ә-ә-ә мин... Шулаймы? Яраа-ар!!! – Фәнүсә чыраен сытып акырды да йодрыгы белән партага берне китереп сукты.
– Әйдәгез инде талашмыйча гына башлаган эшне бетерик! И не будем друг-другу портить настроение, - дип дәвам итте Камилә.
Фәнүсәгә бу сүзләр ошамадымы – ул класстан чыгып китте. Менә класска тынычлык иңде дигәндә генә, бәбкәләр янына кара кошлар очып кайткан төсле ишектән Роман белән Кәрим атылып керделәр, тик икесе дә күзләрен уалар...
– А у вас чё с глазами? Ботак кердеме, или самолетмы? – ди Фаиз.
– Ул Фәнүсә – вообще! Идиотка! Котырган! Класска таба килә идек, икебезнең дә күзгә такта чүпрәге белән сукты, ә үзе абыйсы янына тайды, - дип сөйләде Кәрим, һәм бераздан сорады. – А... Ну чё, классухага видео әзерме?
– Ну... Типо да, – диде Карина, аннан соң өстәп куйды. - Ой, ваще ужас. Нәрсә булган соң бу Фәнүсәгә?
– Блин. Мин дә аптырыйм, - ди Ләйлә.
Ниһаять дәрескә звонок булды. Барлык укучылар класска кереп утырдылар. Җил кайсы яктан искәндер, ләкин биш дәрес шыпырт кына үтеп китте. Бары тик Данил гына үзенең эшләнгән өй эше белән укытучы алдында мактанды. Шуннан соң: “Фу-у, фу-фу, нинди шарф булды соң бу? Йоны коела. Йоны бөтен җиремә тулды!” – дигән сүзләр белән, рәхмәт тә әйтмичә, шарфны хуҗасына тотып атты һәм үзе биш минут буе – шарфтан калган күренгән һәм күренмәгән йоннарны – бөтен җирен какты.
Биш дәрестән соң класс җитәкчесе Гөлгенә Камилевна керде. Ул бүген аеруча шат кыяфәттә иде. Фәнүсә бар кеше дә төшергән видео кисәкләрен һәм класс фотоларын ялгап, фотошопта туган көн өчен кино ясаганын сөйләде һәм интерактив тактада укытучыга күрсәтте.
– Укучылар, сезгә бик зур рәхмәт! Миңа сезнең котлавыгыз бик ошады. Сез шундый матур котлау видеосын ясагансыз икән. Мин сезне яратам! Шуңа күрә... минем хәзер сезне бераз сыйлыйсым килә! Менә сезгә шоколадлар... Укучылар, сезнең бүген биш кенә дәрес икән. Ә хәзер... урындыкларны матурлап партага терәтеп калдырыгыз. Азат идән юсын. Фәнүсә гөлләргә су сипсен.
Азатның башына яшен сукты. “Уф! Тагын Фәнүсә. Тагын мин! Ошалеть… Хочу спать, ә везде – Фәнүсә!” – дигән утлар башында уйнаклады.
Класс җитәкчесенең чыгып кына китүе булды, Данил мактанырга тотынды:
– Прикиньте. Мин видео ясамадым, тик миңа барыбер шоколад бирделәр!
– Эй, вот хитробосска сотого уровня... Что за несправедливость! Алыгыз шоколадын! - дип кычкырды Карина.
– Лучше миңа бирсен. Мин күп настрадалась, – диде Фәнүсә.
– Да не, уже слопал! Ул эчтә, – дип көлде Данил.
Укучыларның барысының да хәрәкәтләре тизләнде, хәтта әкреннәр дә уяндылар һәм биш сәгатьтән соң өйгә кайтырга дип чыгып сыздылар. Класс бушады. Бүлмәдә Азат белән Фәнүсә калды. Аларның икесенә ике чиләк су кирәк. Кыш булса да, чәчәкле гөлләр суны күп эчә. Берсенә - гөлләргә су сибәргә, ә икенчесенә – идән юар өчен.
Азатның башында яңа уйлар пәйдә булды: “Фәнүсә. А! Фәнүсә-ә! Блин! Без икәү генә! Ул мине хәзер точно “сожрёт”...
– Азат, бар әле, икебезгә дә су алып мен. Әгәр алып менсәң, мин сиңа үземдәге шоколадны, я илле сум акча бирәм.
– Бар үзең алып мен! Кирәк түгел миңа шоколад.
– Әәә, шоколадны яратмасаң миңа үзеңнекен бир, мин “Алёнка” дигәнне яратам.
Фәнүсә бәйләнмәсен өчен, ике чиләк суны да алып менде Азат.
– Мә суыңны ал, – диде дә тәрәзә янына китереп куйды. Кыз урындык куеп, иң элек стенага беркетелгән үрмә гөлләргә сибә башлады. Азат җиңен сызганып үзенең эшенә кереште. Берзаман чыпыр-чыпыр су түгелгәне ишетелде. Теге Камил белән Роман бәрелгән гөл савыты иде бу. Фәнүсә игътибар белән карамыйча, гөлгә су сибәргә уйлаган. Ярылган савытта су тормый инде билгеле. Менә кыз идәнгә урындыктан төшәм дигәндә аягы белән савыттан коелган чыпырдаган сулы җиргә килеп төшүе булды, аягы таеп китеп артка барып төшә дигәндә генә Азат “уянып” та китте, йөгереп килеп кызны тотып та калды. Әлеге тотып алган мизгелдә алар арасында нәрсәдер булып алды. Икесе буенча ток үтте. Алар моны икесе берьюлы сизделәр. Бу мизгел бик аңлаешсыз, ләкин шул ук вакытта үтә сихри иде. Берзаман класс ишеге ачылып та китте, анда Данилның башы күренде. Азат белән Фәнүсә ничектер, оялган кебек, кисәк кенә бер-берсеннән читкә этелделәр.
– Вай-вай-вай, нишлисез сез монда? Кара икесе генә калганнар. Менә ярый әле кергәнем, күрмичә калыр идем кызыкны!
– Сиңа кызык кына булсын инде! Гөл савыты ватылган анда! Ә үзең нигә кире кердең соң?
– Минем шоколадым парта астындагы торбага яшерелгән иде, табып ашамадыгызмы? Кая карыйм әле, ышан сезгә!
– Фәнүсә хәлең ничек? Нормикмы? – дип сорады Азат. Эшен дәвам иткән Фәнүсә тыныч кына:
– Рәхмәт Азат, әйбәт, – дип җавап кайтарды.
Шул көннән соң Азат белән Фәнүсә дуслашып китте. Моннан соң Азатның мәктәптә йокысы килми башлады.
***
Азатның шул көннән соң чын мәгънәсендә йокысы качты. Аның энесе туган иде, баштарак ул еламады. Тора-бара энесе Айзат никтер елаграк була башлады. Азатка аның белән уйнавы рәхәт, ләкин елый башласа, аны юатуы җиңел түгел. Әнисе авылда фельдшер булып эшләгәч, көннәрен дә, төннәрен дә авылдагы авырулар шалтыратканга күрә әтисе белән Айзатны Азат белән өйдә берүзләрен генә калдырып китә башладылар.
Әле бит Азатларның сарайларында маллары да күп. Кичә генә малай әтисе белән биек сарайларының түбәсендәге кыш буе салган карларны төшерделәр. “Ә бүген андый эш эшлисе юк әле!” – дип уйлый-уйлый Азат мәктәптән кайтып килә. Ишегалдында Шаян исемле мәчеләре ниндидер чүп кисәген табып, аның белән һавага сикереп, җиргә төшеп, җирдә ауный-ауный уйнап, чабып йөри иде. Азат әз булса да аңа көлемсерәп карап торды. Шул арада песиләре, Азатның аягы янына килеп, тәпиләрен Азатның аяк киеме өстенә куйды. Эте Актүш тә, койрыгын бер метрлы диаметр итеп, болгый-болгый чабып килде дә, малай янына килеп сарылды. Малай янына алар я азык, я сыпыруны өмет итеп киләләр. Алар үзара дус иде. Азат, өйгә керергә җыенганда, ишектә каршысына әтисе очрады.
– Улым, Азат, әниеңне отчет тапшырырга район үзәгенә чакырганнар. Менә син кайтканны көттек. Хәзер чыгып китәбез, - диде әтисе кызу-кызу. Аның әтисе гомумән күп сөйләшми. Аның машинасын кабызырга дип урамга чыгып китүе иде.
Азат, бу сүзләрне аңлап та өлгермәстән:
– Айзат минем белән өйдә каламы? - дип сорады. Ишектә әнисе күренде, аның бер кулында эшкә бара торган кызыл төстәге сумкасы, икенчесендә ак халаты бар иде.
– Улым, Азат, син энең белән каласың инде. Бик читен булса, күршедән Нурия апаны чакырырсың, ул булышыр. Мин аңа китәчәгебезне әйткән идем. Кичкәрәк калсак, малларның да суларын куеп, ашарларына булса да сала тор, яме?
Әлеге сүзләрдән соң, Азатның күзләре тагын да зуррак булып ачылды. Әнисенең эше бик тә җаваплы икәнен белә дә, аңлый да иде кебек Азат. Тик шулай да Азатның эшлисе килми иде, ә йоклыйсы һәм ашыйсы килә иде.
– Бүген, опять всё хозяйство на мне?! – дигән сүзләре һавада эленеп калды. Аның сүзләрен тыңлап торучы булмады.
– Айзат йоклый. Үзеңне карарга да, малларны ашатырга-эчертергә дә онытма, улым! – дигән сүзләр белән әти-әнисе китеп бардылар.
– Уф! Ох, уф! – дигән авазлар белән Азат өйгә керде, киемен салып, шап иттереп урындыкка утырды.
Айзат йоклый иде. Ул үзенең бәләкәй генә караватында иде.
Азат үзенә ашарга бүлде. Мәктәп киемнәрен салды. “Маллар янына чыкканда, Айзат уянса?” – дип кенә уйлаганда, тагын SMSка килде. Азат, ашавын онытып торып, аны ачып укыды. Классташы Данил “Бүген минем туган көн, братан! Короче, бүген кич белән сәгать алтыда минем вечеринка булачак, безнең өйгә киләсеңме? Башкалар киләм диде, кил!”- дип язган. Азатның кулындагы телефоны чак кына төшеп китмәде. Ничек болай була соң бу? Айзатны, малларны калдырып кая китәсең? Әти-әни кайтмаган да килеш!? Азатның башы нәрсәдер уйларга тиеш иде. Ул сәгатькә күз төшерде һәм болай дип уйлады: “Бәлки әниләр кайтып җитәр, ә җитмәсәләр ул энесен калдырып китә алмаячак.” “Күрше апаны чакырып тор, ул ярдәм итәр әле!” – дигән иде бит әнисе. Тик нишләргә соң вакыт та әз калып бара. Менә ул тиз-тиз генә ашап алды, энесе уянганчы дип, кичке ашауларын иртәрәк бирим дип, малларны ашатырга булды. Киенгәндә нигәдер ялгышлык белән барлык телефоннарын бөтенесен дә сарайга дип кия торган куртка кесәсенә тыкты. Аның кесәсе сай, тик аңа игътибар итеп торырга вакыты юк. Йоклап ятучы Айзатка карап алгач, ашыгычлык белән сарайга чыгып китте. “Иң беренче эш итеп малларның асларын чистартырга кирәк!” - дип уйлады Азат. Әнисе “Ашат-эчерт” - дип кенә әйтсә дә, Азат чистартырга булды. Көрәкне тотып бозау янына керүе булды, тегесе шуны гына көткән төсле төрткәләп-сөзештергәләп уйный башлады. Аны куыштыргалап һәм аннан сакланыбрак бозау торган бүлекнең тиресен алганда бозау шундый итеп сөзә башлады ки, Азат читкә чак кына тайпылып калды, бозау таеп егылды. Азат читкә тайпылганда сай кесәдән барлык дүрт телефон да бозау астына барып төштеләр. Алар бозау астында, ә тегесе шуларның өстенә ятты. Азатның күңеле дә шул телефоннар янына төшеп китте. Ул нишләргә белмичә катып калды. Шул чакны бозау сикереп торды, әмма телефоннарга карарлык түгел иде, экраннары чатнаган. Тик нигәдер берсенә тагын SMSка килеп төште бугай, ул көй биреп алды. Азат калтырый-калтырый гына аларны кулына алып сарайдан чыкты. Әле хәлләр моның белән генә бетмәгән икән. Бозауның капкасын бикләргә онытып чыкканга, тегесе йоклап тормаган, капкасын бәреп чыгып Азатны арттан куалап килә башлады. Азатның башына да, тиз генә уйлар килеп төште. Ул ниндидер җитезлек һәм осталык белән таякны алып, бозауны куып кертәм генә дигәндә, сай кесәдәге дүрт телефон тагын барып төштеләр. Бозау үзенең бүлегенә да керәм генә дигәндә кинәт артка кире чигенеш ясады, Азат чак кына кырыйга тайпылып калды һәм шул арада коймага бармагын бәреп өлгерде, ә теге котырып уйнаучы бозау телефоннарга бу юлы аяклары белән басты. Бу юлы телефоннар чәрдәкләнеп бетте. Әлеге хәл секундлар аралыгында булды. Шуннан соң бозау бик горур кыяфәттә уйнап туйдым дигән төсле, үз бүлегенә күндәм генә кереп китте. Азатның аякларының кайсыдыр мускуллары калтырый башлады, ә йөрәге бик нык каты итеп сикереп-сикереп тибә иде. Ул, ниһаять, аякларын көчкә кыймылдатып, бозауның капкасын бикләде. Азатның күңеле бик тетрәнде. Тиресләрен алып тормаска, сулар салып, ашарларына гына бирергә булды. Куркуданмы, әллә үзенең уйсызлыгы өчен ялгышларданмы ул бик тиз арды, хәлсезлек белән генә әлеге эшләрне башкарды. Аның аяклары таш кебек булды. Тик башындагы уйлары гына тиз-тиз йөгерешә башлады. Шуннан соң ул өйгә керде. Энесе уянган. “Кых-кых” дигән авазлар белән сөйләшеп ята. Азатка бу авазлар үзеннән көлгән кебек тоелды. “Эх син, Азат абый, сиңа бер нәрсәне дә ышанып булмый мени?”
Тик Азат, шул вакытта гына сарайда чакта бәрелеп авыртырган имән бармагын исенә төшерде. Аңа караса, ул кызарып чыккан, кайбер төше зәңгәрләнә дә башлаган иде. Аның гәүдә хәлсезлеге кимеде, тик бармагы сулкылдап авыртуы көчәя башлады. Ә башы тагын да көчлерәк уйлады. Ярар, малларны карадым... Хәзер бу бармак белән ни эшләргә... Ул Айзатка әнисе җылытып калдырган ризыгын бирде.
Дүрт телефонны кәгазьгә төрде, чүп пакетына салды. Сенсорлы телефон экранына баскалый торган имән бармагы гел сызлап, әрнеп әйтерсең йөрәкне дә сызлата иде. Имән бармак берәр нәрсәгә орынган саен, “мине онытма” дигән төсле яндырып тора. Күп уйлауданмы, бармагы сызлауданмы Азат бик нык каты арган иде. Аяклары янәдән энесе караваты янына илтте. Кечкенә энесе янындагы караватка ятып, энесенең “ыгы-ыгы” тавышына йоклап китте. Төш күрде. Әйтерсең, дүрт телефон зурайганнар да Азатны кабып йотарга җыеналар. Әле үзара талашалар. “Мин кабып йотам аны! Юк мин!” Шул вакыт ниндидер бер бозау атылып килеп чыкты да телефоннарны куалап китте. Мөгезе белән аларны болгап атты. Азат янына Актүш чабып килде. Аны койрыгы белән сыпырды. Ул сыпырган саен имән бармакның сызлавы бетә имеш. Шулай Актүш койрыгы сихерле булган имеш, бармак гел авытмый иде. Шул мәлдә Азат уянып китте. Ул шабыр тиргә баткан. Бармак авыртуы никтер кимегән. Ул сак кына энесен күтәреп алды һәм тәрәзә янына килеп ишегалдына күз салды. Анда тагын Шаян исемле песи теге чүп кисәге белән уйный. Шул кадәрле мавыктыргыч иде бу күренеш. Кисәк кенә Азат үзен шул песи белән чагыштырды. Теге чүп кисәге әйтерсең аның телефоны. Азат та моңынчы гел шулай уйнап кына йөргән бит. Күп кенә нәрсәләр турында юньләп уйламаган. Телефонсыз дөнья уйландыра икән.
Шулчак, ишектән әтисе һәм әнисе кайтып керделәр.
Нет комментариев