Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Укучылар иҗаты

41нче мәктәптә “Факил Сафинга багышлана” дигән шигырь язу бәйгесе үткән

Иң отышлы шигырьләрне укучылар безгә җибәргәннәр.

Безгә Чаллы шәһәренең 41 нче мәктәбендә эшләп килүче “Ак каурый” әдәби түгәрәге укучылары яза. Алар мәктәптә “Факил Сафинга багышлана” дигән шигырь язу бәйгесе үткәргәннәр, бик күңелле чара булган ул. Иң отышлы шигырьләрне укучылар безгә җибәргәннәр. Киләсе айда тагын бер язучыга багышлап шигырь язу бәйгесе үткәрергә уйлыйлар икән.

“Ак каурый” әдәби түгәрәге җитәкчесе – Вагыйзова Гөлия Наил кызы.

Милләтемнең бөек улы

Факил абый кояш кебек,

Балкып тора күзләре.

Нурын чәчеп, килеп керә,

Балдан татлы сүзләре.

Елмаеп кына эндәшә,

Ачык, сабыр йөзләре.

Тәмле тәнкыйть кәнфите дә,

Ай-һай хаклы сүзләре!

Мулләхмәтов Камил, 5 нче сыйныф


Факил абый безгә үрнәк,

Милләтемнең бөек улы.

Куллар биреп исәнләшә,

Мин бит гади шәһәр кызы.

Канат үсә аны күрсәк,

Күңелләргә үтә сүзе.

Зур исемнәр яуласа да,

Һич масаймый, гади үзе!

Һәр күрешү күпме шатлык,

Илһам өсти тапкыр сүзе.

Якын дусты һәр баланың,

Зур абый булса да үзе!

Гатиятуллина Зилә, 8 нче сыйныф


Факил абыйның күзләрендә

Шатлык очкынары гел уйный.

Мин күрәм тормыш тәҗрибәсен,

Эшчән йөрәк, уйлары тынмый.

Күңелемдә аңа моңнар яши,

Озын булсын аның агышы.

Якты, җылы күрешүләр булсын,

Читләп үтсен чир һәм сагышы.

Һәр күрешү янә ачыш миңа,

Яңа китап кулга алган күк.

Даһилар илдә күп булса да,

Әмма юктыр аның кебек үк.

Закирова Әдилә, 8 нче сыйныф


Факил Сафин әлифбасы. Тулырак: http://chelny-rt.ru/news/shigriyat/fakil-safin-lifbasy

Факил Сафин әсәрләре. Тулырак: http://chelny-rt.ru/news/author/list/40

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

4

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев