Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Тәмле булсын!

Токмачлы аш

Токмачны өйдә басып кисү зур осталык таләп итә.

Һәрбер халыкның үзенә генә хас ризыклары, ашлары бар. Татар халкында да алар бик күп: чәкчәк, гөбәдия, бәлеш, коймак, талкыш кәләвә һ.б. Әйдә, аларның берничәсен пешерергә өйрәник.

Токмачлы аш

Сиңа сыер, сарык яисә тавык ите, башлы суган, кишер, бәрәңге, йомырка, он, тоз кирәк булачак.

Аш пешерү өчен, иң элек шулпа әзерләргә кирәк. Бу эштә сиңа әбиең, әниең яисә апаң ярдәм итәр дип ышанабыз.

Итне яхшылап ю, кәстрүлгә сал, өстенә салкын су агыз. Тизрәк кайнап чыксын өчен, кәстрүлне, өстен каплап, көчле утка куй. (Газ плитәсен яндырганда, куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәргә онытма.)

Су кайнап чыккач, утны киметергә кирәк, чөнки шулпа артык кайнаса, болганчык һәм төссез була. Хәзер кәстрүлнең капкачын саклык белән ач һәм тишекле махсус кашык белән шулпа өстендәге күбекне җыеп ал.

Ит пешеп җитәргә 20-30 минут калгач, шулпага тоз салалар. Сыер, сарык ите, гадәттә, 1,5-2 сәгать пешә, тавык ите 1 сәгатьтә әзер була. Чәнечке иткә җиңел керсә, ит пешкән дигән сүз. Итне шулпадан аерым савытка алып куй. Шулпага туралган башлы суган, уылган кишер сал. Токмачлы ашны бәрәңге белән һәм бәрәңгесез дә әзерлиләр.

Хәзер токмач әзерли башла. Токмачны өйдә басып кисү зур осталык таләп итә.
Савытка берничә йомырка, аш шулпасы, тоз сал һәм яхшылап болгат. Аз-азлап он куша-куша, камыр әзерлә. (Бу вакытта әниең яисә әбиең белән киңәшләшергә онытма.)

Камыр шактый каты һәм үзле булырга тиеш, моның өчен аны каты итеп басарга кирәк. Әзер камырны әвәлә һәм уклау белән сак кына җәя башла. Ул, яхшылап басылган булса, уклауга да, кунага да ябышмас. Камырыңны 1-2 мм калынлыгында җәй. Хәзер бераз ял итеп алырга да була, чөнки җәймәне 10-15 минут киптерергә кирәк.

Бераздан җәймәне, дүрткә бөкләп, 4-5 см киңлегендәге тасмалар рәвешендә кис. Тасмаларның берсе өстенә икенчесен куй. Хәзер инде токмач кисүгә керешсәң дә була. Токмачыңны тигез һәм нечкә итеп киссәң, ашың бигрәк тә матур булыр. Кискән токмачны кунага таратып куй.

Яшелчәләрне 15-20 минут кайнаткач, шулпага токмач салып җибәр. Токмач өскә күтәрелгәч, кәстрүлне ут өстеннән алып куй. Аш әзер.

Айсылу Галиева фотосы.

Нәркизә Мөхәммәтҗановадан өчпочмак рецепты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев