Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Тәмле булсын!

Өчпочмак рецепты

Нәркизә Мөхәммәтҗановадан өчпочмак рецепты.

Аны әзерләү өчен 5 г коры чүпрәне 1/2 литр җылы сөттә эретегез, 1 аш кашыгы үсемлек мае һәм 70 грамм ак май, 2 йомырка, 1 чәй кашыгы тоз, 1 аш кашыгы шикәр һәм 850 г он кушыгыз. Камырны изегез һәм аны сөлге белән каплаплагыз.

Эчлеккә 700 грамм ваклап туралган ит, 7 уртача зурлыктагы бәрәңге, 4 вакланган суган, тоз һәм борыч кирәк. 

Камырдан түгәрәкләр җәеп, эчлек салыгыз, камыр кисәкләренең кырыйларын өчпочмак ясарга тырышып, өч урында тоташтырыгыз, уртада тишек калдырыгыз һәм эчпочмакларны майлы табага тезегез. 

30 минут пешкәннән соң, тишекләргә ит шулпасы салыгыз, өчпочмакларны сары май белән майлагыз һәм тагын 20 минут духовкада тотыгыз.

Ашларыгыз тәмле булсын!

Сез өчпочмакны ничек пешерәсез?

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев