Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

16+
2024 - Гаилә елы
Табигать

Акчарлак

АКШта акчарлаклар хөрмәтенә салынган һәйкәл бар.

Акчарлак су тирәсендә яши һәм балык белән туклана. Әмма ул моның белән табигатькә зур зарар китерми, чөнки беренче чиратта авыру һәм үлгән балыкларны ашый. Шуның белән авыруларны таратмаска ярдәм итә.

Ул бик яхшы оча һәм бик әйбәт йөзә, хәтта су өстендә йоклый да. Җир өстендә дә менә дигән итеп йөри. Акчарлаклар, оя ясар өчен, төркем-төркем булып, бер урынга җыелалар.

Ояларына 1–4 йомырка салалар. Аларның балалары бик тиз мөстәкыйль яши башлый, бер атнадан инде кыю рәвештә суга керәләр. Әмма әле шуннан соң да аларга азыкны әти-әниләре ташый.

АКШның Солт-Лейк-Сити шәһәрендә гадәти булмаган һәйкәл тора: биек гранит колоннаның башына глобус куелган, аның өстенә ике кош ясалган. Бу — анда килеп чыккан хисапсыз күп саранчаларны бетереп, кешеләрне ачлыктан коткарып калган акчарлаклар хөрмәтенә салынган һәйкәл.

Акчарлаклар көне ел саен 1нче апрельдә билгеләп үтелә. Бәйрәм АКШТА 1894 елда барлыкка килә. Ул барлык штатларда массакүләм рәвештә үткәрелә башлый, аннары Европага килеп җитә. Бәйрәмне үткәрү датасы очраклы гына сайланмаган: нәкъ шул вакытта җылы яклардан канатлы кошлар кайта.

Акчарлак
Йолдыз Шәрәпова

Көймәбез артыннан бер кош 
Ияреп очты, калмады. 
Курыкмыйча якын килде, 
Хәтта тотып алмалы.
Бер дә бездән калмады, 
Белмим, ничек армады. 
Балыкны да оста тотты, 
Булмаса да кармагы.
Озак озатып барды, 
Канатын кагып алды. 
Күрәсең, ул шулай безгә 
Ак юллар теләп калды.
Ул үзе дә ап-ак бит, 
Куйган кебек акшарлап. 
Елгаларның яме ул 
Ак теләкле акчарлак.

Акчарлаклар – горур кошлар (Роза Хафизова)

Татарстанда беренче тапкыр кошларны күзәтү ярышлары узды

«Иделем акчарлагы 2023»тә беренче тапкыр катнаштым һәм

Фото Фрипик сайтыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

4

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев