Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Җәй көне чыныгу җайлырак

Чыныгу организмның чирләргә каршы торучанлыгын ныгыта.

Балаларны чыныктыруның төп бурычы – яшь организмны әйләнә-тирәдәге температура үзгәрешләрен җиңел кичерергә өйрәтү. Су белән чыныктыру – сәламәтлекне ныгытуның иң яхшы чарасы. Балалар аны бик яраталар.

Без өлкән шәфкать туташы Сиплатова Елена Павловна белән бергә балаларны су белән чыныктыруга зур игътибар бирәбәз.

Балаларны чыныктыру өчен әти-әниләргә кайбер киңәшләр:

1. Баланың бит-кулларын терсәккә кадәр салкынча су белән юарга.

2. Аякларына әле җылы, әле салкын су коеп, процедураны җылы су белән төгәлләргә.

3. Тәнен юеш бияләй белән ышкырга. Душта коендырырга.

4. Һава ванналары ясарга.

5. Җиңелчә спорт киеменнән саф һавада хәрәкәтле уеннар оештырырга.

6. Теләсә нинди шартларда да һавада йөртергә.

7. Саф һавада йоклатырга.

8. Сулыш юлларындагы кан йөреше яхшырсын өчен бит, муен, кулларга нокталы массаж ясарга мөмкин. Өйдә иске одеялдан балалар өчен кечкенә келәм тегәргә була. Аңа күп итеп эре сәдәфләр тагып чыгарга кирәк – бала шулар өстеннән яланаяк йөрсен. Бу кан әйләнешен яхшырта һәм яссы табанлылыктан саклый.

Салахова Альбина, Чаллы шәһәре, 2нче «Алсу» балалар бакчасы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Галерея

Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: бакча Яр Чаллы бала ата-ана балалар бакчасы