Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Шигърият

Тузганак – серле чәчкә

13нче май - тузганаклар көне. Әлеге чәчкәләргә багышланган шигырьләрне укып алыйк әле.

Сары матур чәчәкләре
Тузганакның, күрегез,
Кыйммәтле дару үләне,
Файдасы күп, белегез.

Иртә язда чәчәк ата,
Әйтерсең кояш көтә,
Ә орлыклары өлгергәч,
Мамыктай очып китә.

Тузганакның чәчәге дә,
Сабагы да файдалы,
Тамырын да кулланалар,
Ныгыта ул бавырны.

Чәчәкләреннән аларның
Ясыйлар кайнатмалар,
Яшь яфракларыннан язын
Салат ясап ашыйлар.

Яфраклары, тамырлары
Иртә язда файдалы,
Төнәтмәсе яшәртә ди,
Куллана белсәң аны.
Фәймә Зайнуллина

 

ТУЗГАНАК
Тузганак – дару үләне.
Шифасы аның төрле.
Беләсез микән, балалар,
Бу чәчкә бик тә серле!
Кояш сыман алтын төсле,
Ачыла ул таң аткач.
Бөтенләй йомылып бетә,
Кичен кояш баегач.
Шуңа да бит тузганакны
"Кояш чәчкәсе", диләр.
Аның яшертен серләрен
Ачалмый әле күпләр...
Сары чәчкә ак шар була,
Орлыклары өлгергәч.
Балалар өреп уйныйлар:
Кызык буладыр өргәч.
Аз гына искән җилдә дә
Бу матурлык югала:
Ә "чәчләре" тырпаешып,
Я пеләш булып кала.
Тузганаккай, шәрәләнгәч,
Кыенсынган арада,
Сары чәчкә орлыклары
Тирә-якка тарала.
Бал кортына сутлар бирә,
Кояштай нурлар чәчә.
Шифалы да, матур да ул –
Тузганак – серле чәчкә.
Рәсимә Ильясова

 

ТУЗГАНАК
«Тузганак» дип йөртсәләр дә,
Тузгыганым юк бер дә.
Алтын сыман чәчәк атып
Утырам балкып җирдә.

Яратам мин таң нурын…
Дару минем тамырым.
Шикәрем дә җитәрлек,
Чәй ясасаң кыздырып,
Тәме исең китәрлек.
Самат Шакир.

 

Кояш нурыннан

Сары нур алып,

Тузганак үсте

Күр, матур булып!

 

Кояштай сары тузганак

Әйтерсең безне көтә,

Үсеп җиткәч, мамык булып,

Ул җилгә очып китә.

 

Сары матур чәчәкләр

Тын гына ачылалар.

Җил искәндә серләшәләр

Пышылдап чайкалалар.

 

Без болынга чыгабыз,

Чыгабыз, чыгабыз.

Без чәчәкләр җыябыз,

Җыябыз, җыябыз.

 

Болындагы сукмакны

Безгә кояш яктырта,

Матур сары чәчәкне

Һәрберебез ярата.

Мөхәммәтҗанова Илүсә


 

ТУЗГАНАК

Бүген, күңеле тулып,

Тузганак дус

Таң түренә үз хисләрен түккән:

Һәр таҗчыгын,

сихри җилкән  итеп,

Бәхет юрап, очыра зәңгәр күккә!..

Мансур Сафин


 

Сары келәм - тузганак,
Ятып ауныйсы килә.
Кычыткан һәм кузгалакның
Ашын ашыйсы килә.
Язгы яшендәй, күңелнең
Кабат яшьнисе килә.
Оҗмахтай гүзәл дөнья -
Мәңге яшисе килә,
Ямьле җәй исе килә.

Ап - ак келәм - тузганак,
Йөгереп үтәсе килә,
"Әбиме, бабаймы" дип,
Өф - өф өрәсе килә.
Сәбәбе булмаса да,
Никтер көләсе килә.
Онытылып, кемнедер
Шашып сөясе килә,
Янып - көясе килә.

Төссез келәм - тузганак,
Башы таз булып килә,
Көмеш чәч - орлыкларын
Җәйге җилләргә сибә.
Картайган шул бичара.
Безнең кебек, аның да
Җәйләре үтеп бара.
Күңелләрне моң сара -
Гомерләр үтеп бара.

Фирая Абдуллина


 

Тузганак

Артык сылу булмаса да

И көяз соң тузганак.

Аның кигән башлыклары

Але сары, әле ак.

Җитмәсә, ул бик җилбәзәк,

Җил белән шаяручан.

Шул шуклыгы аркасында

Мамыкларын коючан.

Әзһәр Габиди


 

Кузгалаклы болыннар,
Тузганаклы болыннар,
Балачак узган урамнар,
Чәчем тузган урыннар.
Кузгалаклы болыннардан
Йөрим һаман узгалап.
Җилләр искән,очкан-киткән
Балачагым тузганак.

Сибелделәр чәчләрем,
Акты-китте яшьләрем,
Күрешергә килгән идем,-
Балачак, ник дәшмәдең?
Эзлим туган җирләрдән,
Йөгереп менгән үрләрдән,
Кире җыеп алыр идем,
Мөмкин булса, җилләрдән...

Илдар Юзеев


 

Яз бизәге – тузганаклар
Ямь өстиләр җәйләргә.
Кызлар үргән тәкыядай,
Чәчләр чәчкә бәйләнә.
Язмышлар кушылган икән,
Юллар да аерылмасын.
Тузганакның таҗларыдай,
Вәгъдә җилгә очмасын.
Балачакны искә алып,
Тузганаклар туздырыйк.
Сөйгән ярларыбыз белән
Бергә гомер уздырыйк.

Эльвира Сафина.


 

Тузганак

Бабам мине болынга
Килгән иде кочтырып,
Рәхәтләнеп ятабыз,
Тузганаклар очырып.
Борын төбендә алар
Тузгып та алгалыйлар,
Бабайның пеләшенә
Кунып та калгалыйлар.

Рәшит Бәшәр


 

Кояш кебек сары төстә
Тузганакның күлмәге.
Ул бит җәйгә табигатнең
Сөйкемле бер бизәге.

Үсә, бөтен тирә-юньгә
Хуш исләрен таратып.
Күбәләк тә, бал корты да
Куна аңа яратып.

Ә беркөнне күргән идем,
Танымадым һич кенә:
Өр-яңа ап-ак күлмәген
Киеп куйган өстенә.

Таралды да очып бетте,
Җилләр искәч, як-якка.
Мөгаен, аны кояшкай
Чакыргандыр кунакка!

Римма Шәехова

 

Тузганак
Сары-алтын чәчәк аткан

Су буенда тузганак.

Бик сокланып карап тордым,

Тик өзмәдем кызганып.
Берничә көн үтү белән

Калдым күреп хәйраннар:

Алтын-сары зур чәчәкләр

Ак йомгакка әйләнгән.
Картайганнар, мескеннәр,

Бик кызгандым күрешкә:

Өф, дип өрсәң, бу чәчәкләр

Әйләнәләр пеләшкә...

Гөлчирә Нәҗметдинова.
 


Тузганак балы ясыйбыз. ► http://chelny-rt.ru/news/tmle-bulsyn/tuzganak-baly-yasyybyz

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

3

1

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев