Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Шигърият

Мин китмәскә булдым...

Мин китмәскә булдым бүген...

Таң чыгында аяк юган малай чактан
Үз өлешемне,
Әйе, яхшы беләм:
Дөньялыкта һәрнәрсәсен алып була
Ык тугаеның!
Мәрҗән-көмеше белән…
Ләис Зөлкарнәй


Камылларга көн кадала.
Канап кала офыкларда
Яланаяк күләгәсе.
Мин китмәскә булдым, дөнья
Йолдызлата түләгәнче.
Мин китмәскә булдым.

Атылчаклар атыла да,
Эзләреннән таң түгелә,
Таң үрелә камылларга,
Офыкларда көн күренә.

Мин күзәтәм. Мин ишетәм
Җир тамыры тибенгәнен.
Яланаяк көн кузгала,
Көн куз ала, сизенәмен.

Мин китмәскә булдым бүген.
Камылларны чыклар юа.
Йолдызлата түли дөнья,
Җан түреннән йолдыз куба –
Туган якта табылганы.
Чыклар чәчрәп, көнгә керә
Ык тугае камыллары...

8.02.2022

Лилия Гыйбадуллинаның ► шәхси блогына рәхим итегез!

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

10

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    Рәхмәт, сөекле "Көмеш кыңгырау"!!!