Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Шигърият

Яз инде бу!

Ли­лия кеч­ке­нә­дән ши­гырь­ләр яз­ган, хә­зер ин­де ул өч ки­тап ав­то­ры. Га­и­лә­се бе­лән Чал­лы­да яши. Ике ул үс­те­рә­ләр. Ба­ла­лар өчен ши­гырь­лә­рен дә күб­рәк Иль­яс бе­лән За­кир өчен яза. Бү­ген без сез­гә Ли­ли­я­нең ша­ян һәм гамь­ле ши­гырь­лә­рен тәкъ­дим итә­без!  

«Шигърият» рубрикасы буенча башка яңалыклар

 Җил ма­лае

Җил ма­лае очып йө­ри,
А­гач­лар­ны ко­чып йө­ри,
Кап­ка­лар­ны ачып йө­ри,
Ы­шык­лар­га ка­чып йө­ри.

Әй­дә бер­гә уй­ныйк, ди­еп,
Әй­дә дус­лар бу­лыйк, ди­еп,
Ша­кый тә­рә­зә ка­ла­ен.
Биг­рәк ша­ян җил ма­лае.

Улым тәр­тип боз­ма­сын, дип,
Уй­лый-уй­ный кыз­ма­сын, дип,
Әк­рен уй­чан бо­лыт­лар­дан 
­Ка­рап то­ра җил ба­бае...

     Хә­лим хәй­лә­се
­Бер­көн ир­тән без­нең Хә­лим
­Ме­нә нин­ди хәй­лә кор­ды:
Сә­гать те­лен бо­рып куй­ды,
Ка­лен­дарь­не бо­зып куй­ды.
Мин ва­кыт­ны ват­тым ди­еп,
Ин­де җа­ен тап­тым ди­еп,
Мәк­тәп­кә бар­мас­ка бул­ды,
Йо­кы­сын­нан бик соң тор­ды.
Ин­де кич тә җит­кән икән,
Ә сә­гать­тә – һа­ман ир­тән.
Ти­ме­ра­як­ла­рын ал­ды, 
­Ча­на­сын җил­кә­гә сал­ды.
Би­я­ләй­ләр ки­еп куй­ды,
Бү­ре­ген дә чө­еп куй­ды.
Ка­лен­дарь­дә кыш бул­ган­га,
Хә­лим кит­те тау шу­ар­га.
Ти­беп ачып ишек­ләр­не,
Чы­гып җит­сә – ис­кит­мә­ле:
Җы­лы як­тан кош­лар кайт­кан,
Шо­мырт­лар да чә­чәк ат­кан!
У­рам­да һа­ман да май ае,
Ва­кыт­ның бит үз җае.
Ва­кыт бе­лән уй­ный күр­мә,
Ал­да­лыйм дип уй­лый күр­мә!

    Кө­ләч көз
­Сук­мак­лар­га яф­рак ко­еп,
Яң­гыр бо­лыт­ла­ры бу­лып,
Көз­ләр ки­лә, көз­ләр ки­лә.

Са­ры як­ты ко­яш бу­лып,
Пә­рә­вез­ләр бе­лән ту­лып,
Көз­ләр кө­лә, көз­ләр кө­лә.

Җил­ләр яф­рак та­рат­ка­нын
­Ми­нем ни­чек ярат­кан­ны 
­Көз­ләр бе­лә, көз­ләр бе­лә.

Шу­ңа кү­рә, кө­лә-кө­лә
­Көз­ләр ки­лә, көз­ләр ки­лә.

 

Кыш бе­лән дус­лаш­тык

Ир­тән то­рып тыш­ка чык­сам − ­
Ап-ак кыш ки­леп җит­кән.
Ул без­гә ба­ры өч ай­га 
­Ку­нак­ка кил­гән икән.

«Әй­дә, За­кир, уй­ный­быз», дип­
У­рам­га дә­шеп то­ра.
Җил­лә­рен дә ку­ып йөр­тә,
Ка­рын да чә­чеп то­ра.

Ша­ян үзе, чы­гу бе­лән
­Бо­ры­ным­нан че­ме­тә,
Ал­су итеп, ма­тур итеп 
­Бит­лә­рем­не өше­тә.

Кыш бе­лән дус­лаш­тык әле,
Тау ясап би­рәм, ди­де.

Ул ел са­ен ми­нем ян­га 
­Ку­нак­ка ки­ләм, ди­де. 

 

         Тел­сез кал­ма!

Ал­ты­ным, дип ту­ган тел­дә­
Ә­ни­ең си­не сөй­гән.
«­Бә­хет­ле бул, ба­лам» ди­еп, 
Ә­ти­ең күк­кә чөй­гән.

Ту­ган те­лең − та­тар те­ле,
Си­нең те­лең ин­де ул.
Тә­пи кит­кән, үсеп җит­кән − 
­Си­нең җи­рең ин­де ул.

Ту­ган тел­не сай­ла­мый­лар,
Ту­ган тел ул бер ге­нә.
Ба­баң­нар сөй­ләш­кән тел­не
­Син дә өй­рән, бел ме­нә.

Та­тар те­ле − си­нең тел ул,
Я­гым­лы ул, җы­лы ул.
Син көл­гән­дә ул да кө­лә,
Син ела­саң, елый ул.

Әз­рәк елап, күб­рәк кө­леп 
­Син дә үсәр­сең әле.
Тик оныт­ма ту­ган те­лең, 
­Тел­сез кал­ма син, яме?

 

Яра­там си­не, Чал­лым!

Мин – яңа га­сыр ба­ла­сы.

Яр Чал­лы­да ту­ган­мын.

Кай­чан гы­на бик кеч­ке­нә,

Биг­рәк нә­ни бул­ган­мын.

 

Ак ка­лам­ның, Яр Чал­лым­ның

Мин – ка­дер­ле ке­ше­се.

Якын ми­ңа мон­да бар­сы:

Олы­сы да, ке­че­се.

 

Мул су­лы Чул­ман бу­ен­да

Ур­наш­кан ми­нем ка­лам.

Шу­шы ка­ла ура­мын­нан

Мин ки­лә­чәк­кә ба­рам.

 

Зур за­вод­лар шә­һә­ре бу,

Мон­да Ка­маз ясый­лар.

Ке­ше­лә­ре – төс­кә ма­тур,

Эш кы­рын­да ба­тыр­лар.  

 

Җыр-моң бе­лән тор­мыш ямь­ле,

Сән­гать­не үз итә­ләр.

Ай­лы, нур­лы мон­да кич­ләр,

Як­ты мон­да ир­тә­ләр.

 

Чал­лы һа­ман ма­тур­ла­на,

Ул көн­нән-көн яшә­рә.

Яз­сын без­гә бу шә­һәр­не

Ямь­ләп, дан­лап яшәр­гә.

 

Җан­га якын га­зиз ка­лам –

Ту­ган ягым, Яр Чал­лым.

Си­нең ке­бек ямь­ле тө­бәк

Бер­кай­да да юк та­гын!

Яра­там си­не, Чал­лым!

 

                 *  *  *

Яз ин­де бу!

Там­чы­лар­да ко­яш кө­лә,

Гөр­лә­век­ләр кө­лә-кө­лә җыр­лап ага,

Күк­ләр зәң­гәр. Кош­лар ка­нат ка­га –

Оча алар ту­ган як­ка та­ба.

 

Бу яз ин­де!

Бө­ре­ләр­дә гөл уя­на.

Сук­мак­та­гы күл­лә­век­тә ко­яш яна.

Та­шу тө­шә, ел­га ту­лып боз­лар ага.

Ир­кә­-йомшак «пе­си­лә­ре» кай­та тал­га.

 

Ин­де яз бу!

Син тор­ган­чы көн уя­на,

Ил­гә-көн­гә ел­ма­еп чык, тәти ба­ла!

Ко­яш­ка да кү­зең кы­сып ка­ра!

Кар­лы ту­нын са­лып таш­ла­ган да,

Кө­ләч дөнья яз­га ке­реп ба­ра.

Яз ин­де бу!

 

             Тәм­ле­та­мак

Бит­лә­рем­нән үбеп ке­нә,

«Җи­ме­шем» ди­еп ке­нә,

Әни­ем уя­та ир­тән

Ел­ма­еп-кө­леп ке­нә.

 

И ты­ры­шам, и ты­ры­шам

Күз­лә­рем­не ачар­га.

Бик те­лим дә җи­тез ге­нә

Си­ке­реп то­рып ба­сар­га,

Юк шул ме­нә, җи­ңел тү­гел

Йо­кы­дан то­ру­ла­ры,

Күз­лә­рең­не уа-уа то­рып уты­ру­ла­ры.

Җи­ңел тү­гел!

 

Ша­яр­тып та ка­рый әни,

Че­мет­кә­ләп тә ка­рый.

Ми­не уя­та-уя­та

Әни үзе дә арый.

 

Иль­яс улым, тор ин­де, ди.

Йо­кың туй­ган­дыр ин­де.

Чәй эчәр­гә әти­ең дә

Кө­тә тор­ган­дыр иде.

Кой­мак пе­ше­реп куй­дым, ди,

Тәм­ле бул­ган­дыр ин­де...

 

Си­ке­реп то­рам, ник тор­мас­ка –

Соң­га кал­мас­ка ки­рәк.

Йо­кы тәм­ле­сен тәм­ле дә,

Кой­мак ба­ры­бер тәм­ле­рәк!

Ли­лия Гый­ба­дул­ли­на 1987 ел­ның 22нче мар­тын­да Ак­та­ныш ра­йо­ны Әҗ­мәт авы­лын­да ту­ган. Так­та­ла­чык ур­та мәк­тә­бен тә­мам­ла­ган. Ка­зан дәү­ләт уни­вер­си­те­ты­ның та­тар фи­ло­ло­ги­я­се һәм та­ри­хы фа­куль­те­тын­да бе­лем ал­ган. Язу­чы­лар бер­ле­ге әгъ­за­сы (2009), «Бел­ла» ха­лы­ка­ра әдә­би пре­ми­я­се лау­ре­а­ты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: лилия гыйбадуллина лилия гыйбадуллина шигырьләре балалар өчен шигырьләр балалар шигырьләре стихи для детей на татарском языке лилия гыйбаш