Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Сезнең яңалыклар

Нина Иванова: «Татар теле буенча Халыкара олимпиадада өч тапкыр җиңдем!»

Мин, Иванова Нина Владиславовна, татар теле буенча X Халыкара олимпиадада өченче тапкыр җиңүче булдым!

22-25 апрельдә Казан шәһәрендә татар теле буенча X Халыкара олимпиада узды. Мин, Иванова Нина Владиславовна, өченче тапкыр әлеге олимпиаданың җиңүчесе булдым. Халыкара олимпиадада җиңүгә мине  өч ел рәттән укытучым Вагыйзова Гөлия Наил кызы әзерләде.  Алай гына да түгел, Гөлия Наил кызы мине 4 нче сыйныфтан бирле укыта, ул – минем яраткан остазым!

 

Вагыйзова Гөлия Наил кызы  Чаллы шәһәренең 41нче урта мәктәбендә татар телен һәм әдәбиятын укыта, “Ак каурый” әдәби түгәрәген җитәкли. Татар телен яратып, аны тагы да  камил итеп белү теләген, өйрәнүгә кызыксыну  уята белгән укытучыма олы рәхмәтемне белдерәм!

 

Ул бик тә кешелекле, ярдәмчел. Белем бирүдән тыш, Гөлия Наил кызы безне дөрес яшәргә, авырлыкларга бирешмәскә, кыю һәм максатчан булырга өйрәтә. Мин тормышымда шундый таянычым, остазым булу белән бик бәхетле!

 

Нина Иванова.


Нина белән тулырак әңгәмә http://chelny-rt.ru/news/yaa-san/nina-ike-el-rttn-iche

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

4

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев